Фестиваль Башкортстан Республикасында елкычылык, кымызчылык һәм халык кәсепчелеге традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, башкорт токымлы атларның санын арттыруга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.
Проектта катнашучыларны һәм тамашачыларны бай һәм кызыклы программа көтә. Традицион ат-спорт ярышлары, башкорт халык уены «Ылак», «Бәйге» ат чабышлары, «Ауҙарыш» ат өстендә көрәше, «Тай-тулак» атларны иң яхшы йөртүче ярышлары һәм башкалар оештырылачак.
Зур мәйданчык этник тематикага биреләчәк, төрле күргәзмәләр һәм мастер-класслар эшләячәк. Моннан тыш, сәнгать кәсепчелеге һәм остаханәләр, ат иярләү җиһазлары ясау белән шөгыльләнүче осталар, һөнәрчеләр катнашлыгында конкурс узачак.
Форум программасына эшлекле программа кертелгән, шулай ук, фестивальнең соңгы көнендә зур концерт булачак.
Фото: Башинформ.