+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
12 август 2022, 10:50

Бердәнбер газизләре булган...

Кичә Белорет районында батып үлгән малайны бүген җир куенына салалар.

Бердәнбер газизләре булган...
Бердәнбер газизләре булган...

Белорет районының Ломовка авылы янында Агыйдел елгасында булган фаҗига турында язган идек. Анда сулыктан 12 яшьлек баланы тартып чыгарганнар. Медиклар тырышлыгына карамастан, малайны коткарып калып булмаган.

Һәлак булган бала 19нчы урта мәктәпнең бишенче сыйныфында укыган. Мәктәптә аның турында яшьтәшләре дә, өлкәннәр дә тик яхшы фикердә.

"Яхшы гаиләдә үскән малай. Бик тыныч холыклы иде, беркайчан да сугышып йөрмәде. Яхшы укыды, дәрес калдырмады. Кыскасы, бала түгел, ә алтын иде", - ди бер сыйныфташының әнисе.

Ул гаиләдә бердәнбер бала булган. Малай белән хушлашу бүген булачак.

Бу фаҗига башкаларга сабак булсын иде...

Ата-анасының кайгысын күз алдына да китереп булмый. Аллаһ сабырлык бирсен.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: