Халыкка ярдәм күрсәтү өчен Башкортстан бюджетыннан бу елга 195 миллион сум акча бүленгән, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Финанс министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез, 100 мең сумлык сертификат алу хокукы Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидларында бар. Инвалидлар, инвалид балалары булган һәм күпбалалы гаиләләр 75 мең сум алырга мөмкин.
2025 елга кадәр Башкортстанны газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру программасын гамәлгә ашыру өчен 16,5 млрд. сум чамасы акча салынган.
фото: башинформ