+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 август 2022, 15:40

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Санкцияләр шартларында республика предприятиеләренә нинди ярдәм күрсәтелә? Бу хакта социаль челтәрдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров яза.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

- «Бурсервис» заводы – нефть һәм газ скважиналарын бораулау һәм капиталь ремонтлау өчен җиһазлар, инструментлар җитештерү буенча Русиядә әйдәп баручы заводларның берсе, - ди ул. - Күптән түгел ул Башкортстанның Төбәк лизинг компаниясе, КУЭ Корпорациясе белән килешү төзеде. Шуның аркасында Уфа предприятиесе нефть-газ җиһазлары җитештерү өчен ике төп эшкәртү үзәге алган. Аларны эшкә кушып җибәрделәр дә инде. Хәзер җитештерү күләмнәре артыр дип көтәбез.

Предприятиеләргә лизинг ярдәмен без "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтәбез. Ул безнең предприятиеләрнең импортка бәйлелеген киметүгә дә юнәлтелгән. Әйтик, «Бурсервиска»та урнаштырылган станоклар үзебездә җитештерелгән.

Лизинг программаларын республикада тулысынча саклап калуыбыз мөһим. Моннан тыш, предприятиеләргә катлаулы вакытны узарга ярдәм итү өчен без шартларны гадиләштердек. Мәсәлән, «Тотрыклы үсеш» программасы буенча финанслауның минималь күләме 2,5 миллион сумнан 500 мең сумга кадәр киметелде, ә лизингның максималь вакыты 60тан 84 айга кадәр арттырылды. Шулай ук аванс түләүләре киметелде һәм сатып алу өчен тиешле чыгымнар өлеше арттырылды.

Бу - Башкортстанда гамәлдә булган ярдәм чараларының аз өлеше генә. Без республиканың социаль-икътисади үсеше буенча оператив штаб утырышларын даими уздырабыз, анда бу мәсьәләләрне дә карыйбыз.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: