+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
18 август 2022, 09:17

Һөнәргә тугрылык аңа бәхет китерде

Флүрә Хөснетдинова үткән хезмәт юлы өчен үкенми.

Яшь-җилкенчәк һөнәр сайлаганда ялгышырга да мөмкин. Ә менә замандашым, авылдашым Флүрә Хөснетдинова полиграфия өлкәсендә озак еллар хезмәт салуына бер дә үкенмәде. Әлбәттә, моңа укытучы әнисе Рәйхана апа берникадәр юнәлеш биргәндер. Ул чагында “Җиңү байрагы”, соңрак “Якты юл” район гәзитеннән буяу исе аңкып торуы, төрле шрифтлар белән басылып чыккан материалларны уку күңелгә ләззәт биргәндер.

Бәлки, әнә шул район гәзите аның киләчәгенә ниндидер этәргеч биргәндер. Шулай беркөнне — мәктәпне тәмамлар алдыннан Флүрә: “Әни, минем полиграфист буласым, гәзит чыгарасым килә”, — дип ычкындырган. Рәйхана Әюп кызы, үз чиратында, Бишбүләккә юл төшкәч, типографиягә сугылган, әлеге һөнәргә кайда белем алу мөмкинлеге турында белешкән. Һәм, озын-озак уйлап тормыйча, кызы белән Уфага 1нче һөнәрчелек-техник училищега барып, документларны тапшырганнар. Кырык елдан артык гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган педагогик хезмәт, тыл ветераны Рәйхана Әюп кызы үзенең һәр баласына, һәр укыткан укучысына күңел җылысын өләште. Һәм аларның күпчелеге югары, махсус урта уку йортлары тәмамладылар.
Шау-шулы, күңелле уку еллары үзенең төрле мәшәкатьләре, борчылулары, шатлык-куанычлары белән тиз арада үтеп тә китә. Печатник һөнәрен алгач, Флүрә туган ягы — Бишбүләк район типографиясенә кайтып эшкә урнаша. Коллектив аны бик ихлас кабул итә. Шуңа да ул бирегә тиз ияләшеп китә. Тәҗрибәле печатник Геннадий Егоров исә яшь белгечнең остазына әверелә. Утын белән ягып җылытылган агач типография бинасында, әллә ни шартлар шәптән булмаса да, хезмәткәрләр төшенкелеккә бирелмиләр, дәртләнеп эшлиләр. Ул вакытта — Флүрә эшли башлаган чорда — 70нче еллар уртасында, партия органы буларак, район гәзите урыс, татар, чуваш телләрендә басыла. Эш барышында җитди сәбәпләр аркасында тоткарланулар да була, әлбәттә.
— Рәсми материаллар вакытында килмәү сәбәпле, эштән төнлә, иртәнге якта да кайткан чаклар да булды, — дип искә ала Флүрә Фатыйх кызы. — Сайлаулар чорында да андый хәлләр булгалады, әмма зарланмадык. Иң мөһиме — вакытында хезмәт хакын түләделәр. Коллектив бердәм булды.
Өч дистә елдан артык типографиядә хезмәт кую дәверендә Флүрә Фатыйх кызына дүрт директор белән эшләргә туры килә. Илдар Ситдыйков җитәкчелек иткән чорда исә — 1997 елда тырыш хезмәте өчен аңа “Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Замандашлары да, авылдашлары да аның белән чиксез горурлана, әлбәттә. Алай гына да түгел, Кыңгыр-Мәнәвез авылының бигрәк тә Урман урамы кешеләре моңа бик сөенә. Шатланмаслыкмыни?! Нәрсә дисәң дә, бу урамнан орденлы ике механизатор, бер савучы, бер нефтьче чыккан, дүрт кеше атказанган хезмәткәрләр исеменә лаек. Шулар арасына, әлбәттә, Флүрә Хөснетдинова да керә. Хәтеремдә әле — совет чорында партия райкомы алдындагы Мактау тактасында аның фотосы озак еллар эленеп торды. Болар — һәммәсе тир түгеп алган хезмәт җимеше. Район үзәгендә ике бүлмәле фатир алу да — ул чор өчен иң шатлыклы вакыйга булды. Ә бит Флүрәнең эше район гәзитләрен басудан гына гыйбарәт түгел иде. Миңа — шәхсән үземә дә район гәзитендә хезмәт куйганда аның белән сирәк-мирәк аралашырга туры килде. Ул һәрвакыт эштә “кайнады”, туктап торып сөйләшергә вакыты булмады. Тиз рәвештә сайлау бюллетеньнәрен, я котлау открыткаларын, предприятие, оешма бланкларын, я колхоз-совхозлар өчен төрле квитанцияләр, накладнойлар басарга кирәк була. Маңгай тирләрен сыпырып-сыпырып алган чакларын да хәтерлим әле. Аңардан үрнәк алыпмы, печатник Рая Яһүдина, линотиписткалар Файра Лаврентьева (соңрак Башкортстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре исеменә лаек булды), Сәлимә Михеева, хәреф җыючылар Мәрьям Мөхәммәтова үзләренең эшен яратып башкардылар. Шунысы куанычлы: соңрак күренекле якташыбыз Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗановның ярдәме нәтиҗәсендә коллегаларыма ике катлы яңа бинада эшләргә насыйп булды. Рәхмәт аңа, рухлары шат булсын. Һәммәсен сагынып искә алырга гына калды.
Хәзер инде бу хакта авылдашым Флүрә, аның тормыш иптәше Закуан белән Барыш авылындагы зифа каеннар уратып алган, урман буена сыенып утырган аларның йортында — өстәл артында сөйләшеп утырабыз. Җәйләрен искиткеч матур, ямьле биредә. Биредә минем сыйныфташым, бик тә чибәр кыз — Зәйтүнә (соңыннан Уфада ит комбинатының алдынгы хезмәткәре булды) дә туган бит әле. Закуан исә ат “җене” кагылган кеше, атлар үрчетте. Ул алар белән Бишбүләк, Миякә, Әлшәй районнары сабантуйларында чабышларда призлы урыннарны яулады. Шулай ук туган авылым Кыңгыр-Мәнәвездә үзем оештырган туганнар сабантуенда, урамдашлар, “Сагындырасыз, замандашлар” бәйрәмнәрендә бизәкле аты белән катнашкан иде.
Әйе, болар барысы да үткәннәрнең сагынычлы мизгелләре. Гомер йомгагы шулай акрын гына сүтелә. Баксаң, Флүрәбезгә дә 70 яшь тулып киткән икән. Ихтирамлы коллега, авылдаш буларак ничек аның шатлыгын уртаклашмыйсың?! Балалары Рәис тә, Гүзәл дә, әниләренә рәхмәтләрен җиткереп, якыннарының хәлләрен белешеп кенә торалар. Әйткәндәй, менә-менә Флүрә белән Закуанның бергә тормыш көтүләренә 50 ел да җитеп килә икән. Моны бәхет-шатлык димичә, нәрсә дисең?!

Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны.
Бишбүләк районы.
Кыңгыр-Мәнәвез авылы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: