-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
16 сентябрь 2022, 19:41

Яңа килешүгә кул куелды

Башкортстанның «МодульНефтеГазИнжиниринг» җәмгыяте Петербург халыкара газ форумында «Газпром нефть» җәмгыяте белән берлектә проектны - газ һәм газ конденсатын әзерләүнең беренче мобиль җайланмасын тәкъдим итте.

Яңа килешүгә кул куелды
Яңа килешүгә кул куелды
Комплекс яткылыкларны үзләштерүнең башлангыч стадиясендә, объектның тулы кыйммәтле инфраструктурасы эшләтеп җибәрелгәнче үк, сатуга әзер продукт алырга мөмкинлек бирә.

- Мондый комплекс проектның рентабельлелеген арттырырга һәм нефть-газ чыгаруның экологик нәтиҗәләрен шактый киметергә мөмкинлек бирә. Яңа газ һәм газ-конденсат чыганакларын үзләштерү күбесенчә Русиянең төньяк һәм көнчыгыш төбәкләре белән бәйле, алар транспорт коммуникацияләреннән, торбаүткәргечләрдән еракта урнашкан.

Шуңа күрә предприятие чыгара башлаган модульле җайланмаларга Русия һәм чит ил предприятиеләре ихтыяҗы булачак. Проектны тормышка ашырганнан соң, төбәк сәнәгать министрлыгы ярдәме белән мондый комплекслар җитештерүне агымга куярга планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: