+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 сентябрь 2022, 19:56

Безнең урамда – бәйрәм!

Җәйнең соңгы көннәренең берсендә Дүртөйле районының Миңеште авылында шаулап-гөрләп “Урам бәйрәме” узды. Аны Пионер урамында гомер кичерүчеләр оештырды.

Безнең урамда – бәйрәм!
Безнең урамда – бәйрәм!
Чара көнне бу урамда төрле ризыклардан сыгылып торган бәйрәм өстәлләре әзерләнде, кул эшләре осталары үзләренең иҗат җимешләреннән күргәзмәләр тәкъдим итте. “Умырзая” фольклор коллективы тамашачыларга күңелле концерт күрсәтте. Пионер урамында яшәүчеләр чара кунакларын үзләренең сафларына кабул итү тантанасы оештырды: муеннарына пионер галстуклары бәйләп, пионерлар гимнын башкарып, бәйрәм түренә чакырды.
Чарада катнашучыларны иң беренче булып үзләренең капка төбендә Рита һәм Артур Хәмәдиевлар каршылады. Гаилә башлыгы үз куллары белән эшләгән тракторын һәм башка авыл хуҗалыгы техникасын күрсәтте. Ул Дүртөйле шәһәрендәге автосервиста слесарь булып эшли, авылдашлары арасында алтын куллы, ярдәмчел булуы белән ихтирам яулаган. Нинди дә булса техникасы ватылса, яше-карты аңа йөгереп килә, ә ул беркемнең дә үтенечен кире какмый, тимер өеменә дә “җан өрә”. Тормыш юлдашы Рита Миңеште авылы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт сала. Тату гаиләдә өч малай үсә.
Икенче капка янында чагу гөл-чәчәкләр күргәзмәсе көтә иде. Аны Фәридә Солтанова әзерләгән. Йорты гөлләргә күмелгән ханым аларны үстерү серләре белән бик теләп уртаклашты.
Рәмзә һәм Мөдәрис Хәмәтгалиевларның бәйрәмгә барлык балалары һәм оныклары да кайткан. Мөдәрис абый — Миңештенең старостасы, авылдашларының тормыш-көнкүреше күркәмләнсен дип, җан атып йөрүче кеше. Ул — бик оста төзүче. Авылда да аның куллары белән күтәрелгән йортлар, мунчалар, гаражлар бихисап. Бөек Ватан сугышында катнашкан миңештелеләргә багышлап төзелгән, авыл уртасында балкып утыручы мемориал да аның хезмәт җимеше.
Авылның иң өлкән кешесе — 90 яшьлек Әгълия әби Мөхәммәтдинова да бәйрәмнән читтә калмады: ул улы Илдус һәм килене Дилара белән умартачылыкка багышланган күргәзмә әзерләгән.
Резеда һәм Данил Зиннәтуллиннар, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән Гөлнара һәм аның ире Ранис Фазлыйәхмәтовлар, Гөлсинә һәм Фәнзел Мөхәммәтзариповлар, “Иң төзек ихата” номинациясендә җиңгән Рәфия Фәйзиева, Рәүзәнә һәм Дим Дәүләтшиннар – һәр гаилә чарада катнашучыларны җыр-моң, табын тулы сый-хөрмәт белән каршылады.
Бәйрәм урам очындагы тау башында дәвам итте. Һәр эштә актив авыл кешеләренә Маядык авыл биләмәсе башлыгы Игорь Моратов һәм муниципаль район Советы секретаре Венера Фәйзиева Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды. Арытаба тамашачыларны зур концерт көтә иде. Анда авыл талантлары гына түгел, күрше Маядык, Иске Кәңгеш, Иске Яндыз, Ивач һәм Дүртөйле район Мәдәният сарае артистлары да катнашты.

Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: