-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
19 сентябрь 2022, 15:25

Уфада тагын янгын...

Кичә Сипайлово бистәсендәге бер ресторанда зур янгын чыкты.

Уфада тагын янгын...
Уфада тагын янгын...

Баязит Бикбай урамы, 26/1 адресы буенча урнашкан “Tesla” ресторанының агач янкормасы якынча 16.30 тирәсендә яна башлады. 100 квадрат метрлык мәйдандагы утны 32 янгын сүндерүче юк итте. Сигез машина җәлеп ителде. 16.56да ачык ут сүндерелгән иде.

Ресторан янкормасыннан күмерле конструция генә калды. Ут аның янындагы “7 пятниц” кафесының коймасына да зыян китерде.
Янгын сәбәбе әле ачыклана, экспертизалар үткәрелә. Электрүткәргеч төзексезлеге фаҗигагә китерүе турында фараз бар.
«Rusprofile» сервисы мәгълүматлары буенча, барның хуҗасы Рөстәм Латыйпов «Гурман», «Биарди», «Вега», «Лига»компанияләренең җитәкчесе һәм гамәлгә куючысы булып тора. 2010 елга кадәр Латыйпов торак булмаган биналарны арендага бирү буенча бизнес белән дә шөгыльләнгән.

Фаҗига вакытында янып торган корылма янында шактый «тамашачы» җыела, аларның күбесе — балалар һәм үсмерләр. Шул ук вакытта янгын сүндерүчеләр хәвеф чыганагы янында басып тормаска кирәклеге турында кисәтүдән туктамый, чөнки мондый хәлдә вакыйгалар алдан әйтеп булмый торган «сценарий» буенча үзгәреп китәргә мөмкин.

Фото: https://ufacitynews.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: