-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
22 сентябрь 2022, 15:10

Сәламәт бул, сабыем!

Бакчага йөри башлагач, ни өчен балаларның күбесе еш авырый?

Сәламәт бул, сабыем!
Сәламәт бул, сабыем!


Тәүге тапкыр балалар бакчасына бару сабыйның тормышында гына түгел, ә әти-әнисе өчен дә җаваплы, дулкынландыргыч вакыйга. Ни дисәң дә, бу инде “кошчыгыңны” беренче тапкыр “канат астыннан” чыгару дигән сүз. “Балам яңа мохиткә ничек өйрәнеп китәр?”, “Үз-үзен ничек тотар?”, “Анда аны кыерсытмаслармы?”, “Еш авырмасмы?” кебек сораулар һәр ата-ананың күңелен борчый. Әлбәттә, барлык әниләр дә баланың тиз һәм җиңел генә яңа шартларга җайлашуын һәм мөмкин кадәр аз авыруын тели. Сер түгел, бакчага йөри башлагач, нарасыйларның күбесе еш авырый. Моның ни өчен шулай килеп чыгуы хакында инде күп тапкырлар язсак та, тагын бер исегезгә төшерергә булдык.

Бала авыруы төрле булырга мөмкин: бактерия инфекциясе дә, вируслар да, гөмбәчекләр дә, аллергия дә. Хәтта гадәти нерв киеренкелеге дә иммунитетның кимүенә һәм авыруга китерергә мөмкин. Тәүге ике-өч атнада аеруча сак булырга кирәк. Күнегелгән мохит үзгәрү психикага ничек тәэсир итә? 2-3 яшькә кадәр улыгыз яки кызыгыз ата-аналар, әби-бабайлар һәм берничә яшьтәше белән генә аралаша. Шуңа күрә ул үзен уңайлы хис итә. Ә инде бакчага йөри башлау аны берничә сәбәп аркасында шунда ук күнеккән режимнан чыгарырга мөмкин. Беренчедән, көн тәртибе үзгәрүе моның сәбәбе булырга мөмкин. Ни дисәң дә, гадәттәге соңрак уяну һәм ятактан тормыйча гына мультфильмнар карау иртүк шалтыраган будильник тавышына һәм тиз-тиз генә киенеп чыгып китү белән алмашына. Әлбәттә, организм берничә көн эчендә генә үзгәрә алмый. Моның өчен балагызны әкренләп режимга әзерләргә һәм шуннан соң гына аны бакчага беренче тапкыр алып барырга кирәк. Икенчедән, әлегә кадәр берничә кеше белән генә аралашкан бала үзе яшендәге бик күпләр арасында кала. Әгәр дә инде бала артык тыйнак һәм сабыр икән, мондый зур коллектив аны үпкәләтергә һәм беренче уңайсызлыклар тууга сәбәпче була ала. Өченчедән, әнисе урынына тәрбияченең барлыкка килүе. Моңа кадәр әнисенең генә сүзен, кушканнарын үтәп күнеккән бала башка чит кешене тыңларга тиеш булып чыга.
Тагын бер сәбәп – баланың әти-әнисеннән озак вакытка аерылуы. Гадәттә бу хәлне булдырмас өчен бала бакчага әкренләп өйрәнә. Башта аны бер, аннан соң ике-өч сәгатькә калдыралар. Инде режимга өйрәнгәч кенә көнозынына кала.
Бу психологик сәбәпләрнең барысы да тәүге берничә атна эчендә баланың ни өчен еш авыруын аңлата, чөнки депрессия аркасында гормональ баланс бозыла, бу иммунитетның кимүенә китерә. Берникадәр вакыт узгач, мондый реакция үтәргә тиеш.
Балалар бакчасына барганда сабыйның иммунитеты күпчелек вируслар белән таныш булмый. Ә алар саны ике йөздән артык. Аларның һәрберсе югары сулыш юлларына инфекция китерүе ихтимал.
Бала яңа вирус белән очрашкан саен авырырга мөмкин. Шуңа күрә ул еш кына балалар бакчасында авырый. Гадәттә, бу авырулар җиңел үткәрелә һәм балалар тиз сәламәтләнә. Вакыт узу белән, бала инфекция патогеннары белән танышкач, авыруларның ешлыгы кимиячәк. Соңгы мәгълүматлар буенча иммунитеты сәламәт балалар беренче елны 8-12, икенче елны – 6-10, өченче елны – 4-8 тапкыр авырый. Арытаба авыру кимүен дәвам итә. Әлбәттә, һәркемнең сәламәтлек торышы үзгә, шуңа да ата-ана үз баласына игътибарлы булырга тиеш.
Ә инде иммунитетның кимүе аркасында бала еш авырса, берничә кагыйдәне һәркем белергә тиеш: дөрес тукланырга, елына 2-3 тапкыр витаминлаштырылган өстәмәләр бирергә, бала белән ачык һавада ешрак йөрергә, грипптан прививка ясатырга, төрле ысуллар белән чыныгырга.
Шулай ук, баланы табигать шартларына карап, дөрес киендерергә кирәклеген дә онытмаска кирәк. Баланы катлы-катлы киендерү аның чирләвенә китерергә мөмкин. Шулай ук, салкында юка киемнәр кидерсәгез, балагыз чирләргә мөмкин.
Ата-аналарның яшәү рәвеше балаларына да кагыла. Әгәр дә сез яки тормыш иптәшегез тәмәке тарта икән, бала да тәмәке төтенен сулый. Тәмәке тарту – хроник югары сулыш авыруларына китерүче сәбәпләрнең берсе.
Балагыз сау-сәламәт, яхшы кәефтә, бәхетле булып үсүен теләсәгез, өстә язылган кагыйдәләргә, мотлак, колак салыгыз!

Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: