+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
24 сентябрь 2022, 09:50

Сугыш балаларына акча түләнәчәк

Түләүләрне бирү белән Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шөгыльләнәчәк.

Сугыш балаларына акча түләнәчәк
Сугыш балаларына акча түләнәчәк

Башкортстанда "Сугыш балалары" сентябрь-октябрь айларында ук 1әр мең сум төбәк акчасы алачак. Бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Документ республиканың хокукый мәгълүмат сайтында басылып чыкты.

"2022 елның сентябрь-октябрь айларында 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган республика территориясендә даими яшәүче Русия Федерациясе гражданнарына 1000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаны бер тапкыр түләү", — диелә документта.

Хәзерге вакытта Башкортстанда 189 меңгә якын сугыш баласы яши. Закон нигезендә, сугыш балалары чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтүгә һәм Башкортстан карамагында булган стационар социаль хезмәт күрсәтүне оештыруга юлламаны чираттан тыш рәсмиләштерү хокукына ия.

Республика халкы өчен социаль ярдәм чараларын раслаучы «Сугыш балалары турында» Башкортстан Республикасы законы 2021 елның мартында кабул ителде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: