+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
5 октябрь 2022, 16:15

Әминә Шәфыйкова: "Укытучылар көнендә яхшы хәбәр килде"

"Укытучылар көнендә яхшы хәбәр килде: безнең ике педагог федераль премиягә лаек булды!", - дип яза Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Әминә Шәфыйкова: "Укытучылар көнендә яхшы хәбәр килде"Әминә Шәфыйкова: "Укытучылар көнендә яхшы хәбәр килде"
Әминә Шәфыйкова: "Укытучылар көнендә яхшы хәбәр килде"


"Безнең илдә беренче тапкыр, Русия Федерациясе Президенты указын тормышка ашыру максатыннан, балалар сәнгать мәктәпләренең, һөнәри һәм югары белем бирү мәгариф оешмалары укытучыларының педагогик эшчәнлектәге казанышлары конкурсы үткәрелде.

Алар арасында урта махсус музыка көллияте укытучысы Старикова Валентина Ивановна һәм Стәрлетамак шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Чижова Галина Владимировна бар иде. Балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларына - ел саен 500 мең сумлык 100 премия, һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре укытучыларына 1 миллион сумлык 50 премия каралган.

Коллегаларыбызны, Башкортстан Республикасы педагогия бергәлеге вәкилләрен лаеклы бүләкләре белән чын күңелдән котлыйм!" - дигән Әминә Ивний кызы.

Фото: ВКонтакте


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас