Бакалы — Башкортстанның тотрыклы үсеш алган районнарының берсе. Районның 96 торак пунктында 25 меңнән артык кеше – урыс, татар, башкорт, мари, чуваш, мордва һәм башка милләт вәкилләре бер гаиләдәй тату яши. Берничә буын бакалылыларның тынгысыз, тырыш һәм иҗади эшчәнлеге районның йөзен дә, гомумән авылда яшәү рәвешен дә тамырдан үзгәртте. Район җитәкчелеге, анда яшәүчеләр бүген дә район икътисадын ныгыту, җитештерүне үстерү, авылда лаеклы яшәү шартлары булдыру өчен күп көч сала.
Биредә күптән түгел авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәменә багышланган тантаналар узды. Район Мәдәният сарае фойесында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл биләмәләре һәм эшкәртү предприятиеләре продукциясенең бай күр-гәзмәсе оештырылды. Күргәзмә күптөрлелеге һәм матурлыгы белән үзенә җәлеп итте. Әйтик, басуларда үстерелгән продукция үрнәкләрен авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәкъдим итте. Мәдәният хезмәткәрләре дә тырышты, алар декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе әзерләде.
Бәйрәмнең рәсми өлешен район хакимияте башлыгы Александр Андреев ачты. Александр Георгиевич райондашларын һәм кунакларны чын күңелдән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады, районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен билгеләп үтте. Кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының, район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Аграр тармакта районның икътисади потенциалын нигездә “Агроресурс”, “Бакалыагро”, “Нива”, “Мирзаит” җәмгыятьләре, “Марков” крестьян-фермер хуҗалыгы, сәнәгатьтә “Стройальянс” җәмгыяте билгели. “Стройальянс”, мәсәлән, елына 38 миллион данәдән артык кирпеч җитештерә. Уңышлы эшләгән “Бакалы” кулланучылар җәмгыятен районның бренды дип атарга мөмкин. Ул экологик яктан чиста, халыкта зур сорау белән файдаланган азык-төлек җитештерә һәм сата. “Бакалы” кулланучылар җәмгыяте — шулай ук районда иң күп салым түләүче дә.
— Бакалы аграрийлары быел үстергән уңыш белән горурлана ала. Оптималь агротехник срокларда язгы кыр эшләре, мал азыгы хәзерләү, урып-җыю башкарылды. 115 мең тонна ашлык җыелды, һәр гектардан уртача уңыш 23,5 центнер тәшкил итте. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы, район хакимияте аграрийларга зур ярдәм күрсәтә. Район-ның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре федераль һәм республика бюджетларыннан 70 миллион сумнан артык субсидия алды, — ди район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Вячеслав Ташев. — Авыл хуҗалыгы производствосы һәм эшкәртү сәнәгате — район икътисадының мөһим өлеше. Бүген безнең уртак бурычыбыз — күп еллар дәвамында агросәнәгать комплексында булдырылганны нәтиҗәле файдалану, тармакны модернизацияләү. Яздан башлап һава торышы көйсез булса да, авыл эшчәннәре, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре бай тәҗрибәгә таянып һәм катлаулы шартларда эшләрне дөрес оештырып, алга куелган бурычны намус белән үтәп чыкты. Басулардан барлык уңыш югалтуларсыз җыеп алынды, көзге культуралар чәчелде. Мул итеп мал азыгы хәзерләнде, фермалар кышлатуга күчте. Техника кышкы саклауга куелды. Кыскасы, булган барлык ресурсларны: тәҗрибәне, техниканы, оештыру чараларын оста мобилизацияләү нәтиҗәсендә югары күрсәткечләргә ирешү мөмкин булды. Урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча бөртекле һәм кузаклы культураларның тулаем күләме башлангыч авырлыкта 120 мең тонна тәшкил итте, ягъни 2020 елга карата — 116 процент һәм 2021 ел белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр күбрәк. Агымдагы елның 8 аенда хуҗалыкларның барлык категорияләрендә дә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү бәясе 1,77 миллиард сум тәшкил иткән. Бу — узган елга карата 120 процент. Быел чәчү мәйданнары 76899 гектар тәшкил итте, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар 49,7 мең гектарда үстерелде. Район хуҗалыкларында киләсе ел уңышы өчен ныклы нигез салынды. 8,3 мең тоннадан артык бөртекле сабан культуралары орлыгы, 48 тонна күпьеллык үлән орлыгы салынды. Уҗымнар 7500 гектар мәйданда чәчелде. 2022 ел нәтиҗәләре буенча “Бакалы-агро” (җитәкчесе Евгений Зуев), “Дружба” (Рәсим Шакиров), “Нива” (Павел Мартынов), “Марков КФХсы” (Геннадий Марков, “Мирзаит” (Рәфис Хурамшин) хуҗалыклары аеруча матур нәтиҗәләргә иреште, — диде Вячеслав Валерьевич.
Шунысын да билгеләргә кирәк, терлекчелек продукциясен сатудан кергән табыш күпчелек хуҗалыкларда — 60-75 процент. Районда иҗтимагый сектор буенча мөгезле эре терлекләр саны 6037 баш тәшкил итә, шул исәптән 2355 сыер малы, 446 ат бар. Барлыгы 56465 центнер сөт җитештерелгән, шуның 47368 центнеры сатылган, һәр сыердан уртача савым 3454 килограмм тәшкил иткән. Дәүләтнең нәтиҗәле ярдәменә, авыл эшчәннәренең фидакарьлегенә таянып, районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешкә юнәлеш тота.
Бүген районда максатлы программалар тормышка ашырыла. Алар тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, һәр торак пунктта яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, социаль өлкәне үстерүгә юнәлтелгән. Әйтик, ел башыннан район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре федераль бюджеттан һәм Башкортстан Республикасы бюджетыннан 70,8 миллион сумнан артык субсидия, кыска вакытлы, озайлы кредитлар һәм 335,9 миллион сумнан артык күләмдә займнар алды.
Бакалы районында төрле инвестиция проектлары тормышка ашырыла, тиешле программаларда катнашу нәтиҗәсендә фермерлар хәрәкәте ныгый һәм яңа көчләр белән тулылана. “Гаилә сөт терлекчелеге фермаларын Яшь фермер” программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2012-20 елларда 11 крестьян-фермер хуҗалыгы грантка сертификат алды.
Авыл үстерү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында 4 гаилә фермасы эшли. “ хуҗалыгы тармагы алдына куелган бурычларны машина-трактор паркын модернизацияләмичә хәл итеп булмый. Әйтик, 2022 елда Бакалы районы хуҗалыклары тарафыннан 141 миллион сумлык техника сатып алынган, шул исәптән лизинг буенча 79 539 мең сумлык 15 берәмлек техника кайтарылган.
Районда 4 авыл хуҗалыгы кооперативы уңышлы эшләп килә. “Бакалы” ашлык кабул итү предприятиесе дә тотрыклы эшли. Халыкка “Партнер”, “Бакалы” хәзерләүләр оешмалары, универсаль базар зур ярдәм күрсәтә.
Бакалының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм эшчәннәре тулы канлы тормыш белән яши, киләчәккә өмет белән карый.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе