+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
3 ноябрь 2022, 19:13

Арслан кебек егетләрдән арысландай ирләр үсә!

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Федерация Советында герой балаларны бүләкләделәр.

Арслан кебек егетләрдән арысландай ирләр үсә!
Арслан кебек егетләрдән арысландай ирләр үсә!

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Федерация Советында «Герой балалар» Бөтенрусия гражданлык-патриотик проекты кысаларында экстремаль хәлләрдә кыюлык күрсәткән һәм кеше гомерен саклап калган балаларны һәм яшүсмерләрне бүләкләү тантанасы узды.

Быел Федерация Советының «Күрсәткән батырлыгы өчен» махсус медальләре белән Русия Федерациясенең 54 субъектыннан егет-кызлар бүләкләнде. Чара кысаларында Башкортстан Республикасыннан Арслан Шәфыйковны да бүләкләделәр.

Бу хәл быел 14 мартта Күгәрчен районының Морак авылында була. 14 яшьлек Арсланның күршеләрендә мунчага ут каба, ә соңыннан ут өлкән яшьтәге пар яшәгән йортка күчә. Кыю яшүсмер, тәрәзә аша кереп, 68 яшьлек аяксыз ирне тартып чыгара һәм аны инвалид коляскасына утырта. Аннан соң аның 67 яшьлек хатынына ярдәм итә. Нәтиҗәдә, ир белән хатын исән калалар.

"Арслан Шәфыйков кебек егетләрдән чын ирләр үсә", - дип язды бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Бүген узган тантаналы чарада Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Русия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү буенча министрның беренче урынбасары Александр Чуприян, Русия Герое Владимир Легошин һәм Башкортстан Республикасыннан сенатор Лилия Гомәрова катнаштылар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: