+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
3 ноябрь 2022, 13:45

"Бу стела - әтиләр буынына хөрмәт билгесе"

Бүген башкалабызда "Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре" дип аталган истәлекле стела ачылды.

"Бу стела - әтиләр буынына хөрмәт билгесе"
"Бу стела - әтиләр буынына хөрмәт билгесе"

Чарада Җәләевларның хезмәт династиясе вәкилләре дә бар иде. Әбүзәр Зәки улы белән бергә алар бәйрәмгә 10 кеше килгән. Җәләевлар - "Башкортстан Республикасының хезмәт династияләре" конкурсы номинациясендә җиңүчеләр.

Әбүзәр Җәләев "Кызыл таң" хәбәрчесенә нинди хис-тойгылар кичерүе турында бәян итте.

- Без Туймазы районының Серафимовка авылында яшибез. Гаиләбездә барыбыз да - нефтьчеләр. Минем әтием дә нефтьче булган. Сугыш вакытында ул ФЗОда укып, эретеп ябыштыручы һөнәрен алган, 4нче разрядлы белгеч булган. Ул дуслары белән үзе теләп сугышка китәргә җыенган. Ләкин аларны тылда калдырганнар. Нефтьүткәргечләрне корырга, ремонтларга да кеше кирәк. Алар калып, тылда Җиңүне якынайткан. Бу стела - фашистларга каршы тылда көрәшкән ата-бабаларыбызга матур истәлек, аларга хөрмәт билгесе.

Үзем дә, хатыным да, абыем да, киленем дә нефть тармагында эшләдек, хәзер династияне балаларыбыз дәвам итә.

Бүген бу вакыйганы зур горурлык кичереп күзәтәбез. Стела бик матур урынга урнаштырылган, аның янында Агыйдел елгасы шаулап ага, ул ерактан күренеп тора, - диде күренекле династия вәкиле.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: