+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 ноябрь 2022, 12:54

Төркиядә - шартлау!

Ул Истанбулның кеше күп йөри торган урамында булган.

Төркиядә - шартлау!
Төркиядә - шартлау!

Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Истикляль урамындагы шартлауда алты кеше һәлак булган, яраланучылар саны 81кә җиткән. Бу хакта вакыйга булган урынга килгән Төркия Президенты ярдәмчесе Фуат Октай әйткән.

Һәлак булучыларның дүртесе - шартлау булган урында, икесе дәваханәдә үлгән. Яраланучылар якындагы дәүләт дәваханәләренә китерелгән.

Шартлау террористик гамәл буларак бәяләнә. Министр Бәкир Боздаг төнге сәгать унбердә тикшерүнең беренче өлешен ачыклады. Ул киңкүләм мәгълүмат чараларына әлеге гамәлнең бер хатын-кыз тарафыннан эшләнгәнен җиткерде. «Истикляль урамы башындагы утыргычта бер хатын-кыз 40 минут утырды, ул торып, бер минут узгач, шартлау яңгырады. Бу кешенең кем булуы әлегә билгесез. Урындагы видеокүзәтү җиһазларыннан алынган мәгълүматларны анализлау дәвам итә, тикшерү нәтиҗәләрен халыкка ирештереп торачакбыз», - диде юстиция министры.

Шартлау 13 ноябрьдә сәгать 16:20дә Истанбулның халык күп йөри торган, бигрәк тә туристларның яраткан урыны булган үзәк урамында, атаклы Таксим мәйданыннан 200 метр читтә була. 1.5 километр озынлыгындагы Истикляль - транспорт хәрәкәте ябулы җәяүлеләр урамы. Аның ике ягында төрле кибетләр, сәүдә үзәкләре, банклар, кафе-рестораннар урын алган. Русиянең Истанбулдагы Генераль консуллыгы бинасы да әлеге урамда урнашкан.

Шартлаудан соң халык арасында курку, хаос барлыкка килмәсен өчен ил җитәкчелеге иҗтимагый медиа чараларын куллану мөмкинлеген чикләгән, твиттер, ютуб һәм башка социаль челтәрләргә кереп булмый башлаган.

Эчке эшләр министры әйтүенчә, шартлау булыр алдыннан социаль челтәрләр платформасында Төркия халкында үч алу, нәфрәт, курку уятучы текстлар тараткан 25 аккаунт барлыкка килгән. Төркия дәүләте аларны җентекләп тикшерүгә алган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: