-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 ноябрь 2022, 10:56

"Ирем кечкенә улыбызны ияртеп, шешә җыярга чыгып китте..."

"Ул шешәләргә кайсына төкергәннәр, кайсына сагыз ябештергәннәр, ә кайберләренә бөтенләй..."

"Ирем кечкенә улыбызны ияртеп, шешә җыярга чыгып китте..."
"Ирем кечкенә улыбызны ияртеп, шешә җыярга чыгып китте..."

"Моның белән һәр ата-ана очраша. Бала мәктәпкә барырга теләмичә, көйсезләнә.

Бер көнне иртән ирем шундый хәлне карап торды да, улыбызга мәктәпкә бармаска рөхсәт итте. "Син мәктәпкә бармагач, мин дә эшкә бармыйм", - дип диванга менеп үк ятты. Ул көнне иремә эшеннән ял биргәннәр иде, әлбәттә, моны улыбызга белгертмәде ул. Мин киенеп, эшкә чыгып киттем, болар шулай икәү өйдә калды.

Төшке ашны ашаганнан соң ирем улыбызны урамга шешә җыярга чакырган. Гадәттәгечә, көйсезләнә башлагач, болай дигән:
- Кичке ашка син тәмле әйберләр ашарга яратасың. Бүген мин эшкә бармагач, аларны алырга акча юк. Шуңа күрә шешә җыеп, тапшырырга булдым. Ә син әле бәләкәй, синең берүзеңне өйдә калдыру куркыныч. Шуңа күрә әйдә син дә, - дигән.

Ирем улымны подъезд төбендәге чүп савытлары буйлап йөрткән. Безнең малай бик җирәнгеч ул. Шешәләрнең кайсына төкергәннәр, кайсына сагыз ябештергәннәр, ә кайберләренә сукбай песиләр үз йомышларын да башкарган.

Өйгә кайткач, ирем аш-су әзерләргә кереп киткән, малайга шул шешәләрне юарга кушкан.

- Әти, моның өчен безгә күпме акча бирәчәкләр? - дип сорый икән малай.
Пластик шешләрнең, пыялаларының күпме торганын аңлаткач, бала елап ук җибәргән. Ул безнең бәләкәй булса да, акчаны саный белә.

Ярый әле мин өйдә булмаганмын, бу хәлгә түзә алмас идем. Әлбәттә, бу хәлләрне миңа кич ятар алдыннан гына сөйләде ирем.

Хәзер безнең өйдә иртән һәркем тыныч кына мәктәпкә, эшкә җыена. Укымаган, эшләмәгән кешенең ничек яшәвен ирем балага бик нәтиҗәле аңлатты. Әлбәттә, баланы бар күңелем белән кызгандым. Әмма балаларыма дөрес әти һәм үземә тормыш өчен менә дигән ир сайлавыма куанып туя алмыйм", - дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.

Фото: privately.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: