+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 ноябрь 2022, 10:50

Сәламәт яшәү рәвеше модада, дисәләр дә...

Сәламәт яшәү рәвеше бүген модада. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре русиялеләр арасында спиртлы эчемлекләрдән баш тартучы, эчүдән туктаучы яки алкогольне сирәгрәк кулланучы кешеләр саны артуын күрсәткән. Шулай итеп, быел бу күрсәткеч 62 процентка җитте. Чагыштыру өчен, былтыр декабрьдә ул — 60 процент, ә 2020 елның декабрендә 48 процент иде.

Сәламәт яшәү рәвеше модада, дисәләр дә...
Сәламәт яшәү рәвеше модада, дисәләр дә...
Тик начар гадәтләрдән баш тартырга ашыкмаучылар да, кагыйдәләрне санга сукмыйча, үз гомерен генә түгел, тирә-юньдәгеләрнекен дә куркыныч астына куючылар һаман бар әле. Русиянең ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, быел 7 айда гына исерек машина йөртүчеләр катнашлыгында 5070 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Эчеп үлүчеләр саны да әллә ни кимеми. Токсикологик мониторингның башлангыч мәгълүматлары буенча, Башкортстанда тугыз айда химик этиологиядән кискен агулануның 2009 очрагы теркәлгән, ә былтыр гыйнвар-сентябрь айларында 1807 очрак булган. Бу хакта “Роспот­ребнадзор”ның төбәк буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
2009 агулану очрагының 396сы яки 19,7 проценты үлем белән тәмамланган.
Көчле агулану күрсәткече гыйнвар-сентябрь айларында һәр 100 мең кешегә 50,2 тәшкил итте, узган елның шушы чорында 45 булган. Республикада агуланып үлүчеләр саны 100 мең кешегә 9,9 туры килә (былтыр 9 айда — 12,4).
— Республика буенча спиртлы продукциядән агулану күрсәткече 100 мең кешегә 23,1 тәшкил итте (былтыр — 19,1). Тугыз муниципалитетта республика дәрәҗәсеннән югарырак күрсәткечләр күзәтелә. Шулардан: Октябрьскийда һәм Стәрлетамакта — 4,4 тапкыр, Дүртөйле шәһәре, Дуртөйле һәм Стәрлетамак районнарында — 2,3-3,3 тапкыр, Краснокама районында 1,4 тапкыр күбрәк, — диделәр әлеге идарәдә.
Күпчелек очракта спиртлы продукция белән агулануның сәбәбе, нигездә, этил спирты. Әйтик, быел тугыз айда 107 кеше шундый продукция белән агуланып үлгән (былтыр 9 айда — 136). Һәр 100 мең кешегә үлем күрсәткече былтыргы 3,4тән агымдагы елда 2,7гә кадәр кимегән.
Быел спиртлы продукция белән агуланып үлүчләр саны Башкортстан башкаласында (28) һәм Нефтекамада (7) күбрәк. Стәрлета­макта — өч, Бәләбәйдә һәм Белоретта — икешәр, Яңавылда, Салаватта, Мәләвездә, Күмертауда, Дүртөйледә һәм Дәүләкәндә берәр очрак теркәлгән.
Районнар арасында Бакалы һәм Уфа алда бара — бишәр очрак, Илештә дүрт очрак теркәлгән. Өчәр очрак — Белорет, Иглин, Караидел һәм Чишмә районнарында, икешәр очрак — Благовар, Бөрҗән, Дәүләкән, Кырмыскалы, Краснокама, Салават, Шаран районнарында, берәр очрак — Әбҗәлил, Әлшәй, Авыргазы, Бәләбәй, Бишбүләк, Бөре, Благовещен, Дуван, Ярмәкәй, Ишембай, Калтасы, Кыйгы, Кушнаренко, Мәләвез, Мәчетле, Стәрлебаш, Тәтешле, Туймазы, Чакмагыш районнарында.
— Дару препаратлары белән агулану күрсәткече 100 мең кешегә 8,5 тәшкил итте (былтыр шушы чорга — 8,7), — дип өстәделәр “Роспотребнадзор” идарәсендә. — Моннан тыш, наркотик матдәләр белән агулануның 203 очрагы теркәлгән, аларның яртысы үлем белән тәмамланган. Узган елның гыйнвар-сентябрь айларында наркотик матдәләр белән агулануның 148 очрагы теркәлгән булган. Мондый агулануларның иң күбе Уфага (154 очрак), Стәрлетамакка (8) һәм Туймазыга (5) туры килә. Углерод газы белән 128 кеше агуланган (былтыр 9 айда — 174), шуларның 81е үлгән (бер ел элек — 125).


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: