+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
17 ноябрь 2022, 15:55

Туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Уфа районының Михайловка урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте.

Туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты
Туган тел укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Мәктәпләрдә туган тел укытуны саклап калу, халкыбызның олы мирасын киләсе буынга тапшыру, киләчәк өчен туган телле, әхлаклы балалар тәрбияләү мәсьәләләре җитди торган чорда укытучыларның бергә җыелып фикер алышуы аеруча мөһим. Бу җәһәттән бүген Уфа районының М. А. Алымов исемендәге Михайловка урта мәктәбендә узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары да бик әһәмиятле булды.


Семинар-киңәшмәгә Уфа районы хакимиятенең мәгариф идарәсе белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Ана теле укытучылары киңәш корган чарада “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, “Әллүки” журналистлары да катнашты.


Фаил Камил улы бер гасырлык тарихы булган “Кызыл таң” гәзитендә мәкаләләрнең һәрвакыт татар теле һәм әдәбияты укытучыларын күз уңында тотып язылуын, әдәбият, сәнгать темаларына багышланган, “Татар дөньясы” кебек сәхифәләрнең педагогларга дәрестә куллану өчен әзер материал булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук гәзит канат астында чыгып килүче “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларының да дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә укытучылар өчен методик кулланма булуын, милли басмаларның балаларны, яшьләрне ижатка җәлеп итүдә роле зур булуын ассызыклады.
– Республикада туган телле, ижади фикерләүче, заманча карашлы шәхесләр үстерү сезнең һәм безнең кулда. Тел – ул буыннар бәйләнешен тәэмин итүче корал. Үз телен, ата-бабалары тарихын, илен хөрмәтләүче патриотлар тәрбияләү эшен бергәләп алып барсак, ул тагын да нәтиҗәлерәк, үтемлерәк булачак, – диде Фаил Камил улы.


Баш мөхәррир басмалар белән даими бәйләнештә торучы, “Әллүки” журналы белән актив хезмәттәшлек итүче педагогларга – Михайловка урта мәктәбе укытучысы Динара Харисовага, Алексеевка урта мәктәбе укытучысы Резеда Хәмитовага һәм Дорогино урта мәктәбе укытучысы Рида Кашаповага Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.


Уфа районы хакимияте мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методик бүлеге начальнигы Таңчулпан Абдрахманова билгеләвенчә, Уфа районының 19 мәктәбендә бүген 24 татар теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәт сала. Ул ана теле укытучыларының эшчәнлегенә, бердәмлегенә югары бәя бирде.


– Укучының туган телне кызыксынып, яратып өйрәнүе тулысынча укытучыга бәйле. Уфа районының туган тел укытучылары иҗади фикерләве, заманча методик алымнар куллануы, дәресләр сыйфаты буенча да алдынгы урында. Бүген семинар оештырылган мәктәпнең мөгаллимәсе – Динара Харисованың узган елда үзен республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп танытуы да күп нәрсә хакында сөйли. Безнең район укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада нәтиҗәләре дә елдан-ел яхшыра һәм алар республика дәрәҗәсенә чыкты. Әлбәттә, ана теле укытучылары мәгариф идарәсе, районның методик берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә, киңәшләшә, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм кулы суза, –  диде Таңчулпан Әфләх кызы.


Әйтергә кирәк, мондый очрашулар, фикер алышулар укытучылар өчен һәрвакыт кызыклы һәм фәһемле. Бу чарада катнашучылар да үзләренә кирәкле мәгълүмат алды.


– Бүгенге методик киңәшмә бик җылы атмосферада узды. Укытучылар белән әңгәмәдә без кечкенәдән укып үскән, мәртәбәле “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, журналистларның катнашуы, татар телен укытуда милли телдәге гәзит-журналларның роле турында сөйләшү дә әһәмиятле булды. Мин үзем хезмәт тәҗрибәмдә “Әллүки” журналын яратып кулланам. Укучыларым белән һәр дәрестә биремнәрен үтибез, сүзлекләр төзибез, хикәләр укыйбыз. Татар теле дәресләрендә бу басманың ярдәме зур. Киләчәктә коллегаларым да кушылыр, дәресләрдә кулланыр дип уйлыйм, – ди Алексеевка урта мәктәбе укытучысы Резеда Хәмитова.


Арытаба укытучылар заман таләпләренә җавап биргән, методик яктан да, тәрбияви яктан яхшы уйланылган осталык дәресе карады. Республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы-2021” конкурсы җиңүчесе, һәрдаим осталыгын, белемен күтәрүче, 20 елдан артык хезмәт тәҗрибәсе булган укытучы Динара Харисованың хезмәттәшләренә әйтер сүзе, күрсәтер эше, яңа эш алымнары да җитәрлек.

Бу хакта тулырак “Кызыл таң” гәзите битләрендә укырсыз.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: