-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
21 ноябрь 2022, 14:56

Европада иң эре сөт җитештерүчеләрнең берсе ул!

Аграр тармак ничек үсешә?

Европада иң эре сөт җитештерүчеләрнең берсе ул!
Европада иң эре сөт җитештерүчеләрнең берсе ул!

- «Северная Нива Башкирия» җәмгыяте Русиянең әйдәп баручы аграр холдингларының берсе булган «ЭкоНива» компанияләр төркеме составына керә. Холдингның авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңышлы эшли. Эшчәнлекне 630 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрендә 13 төбәк алып бара. Аграр җитештерүдә 12 мең хезмәткәр эшли.

Сөт терлекчелеге компания эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. «ЭкоНива» агрохолдингы хуҗалыклары һәр көнне 3300 тоннадан артык сөт җитештерә. Бу - Русиядә һәм Европада иң эре сөт җитештерүчеләрнең берсе.
Компания, шулай ук, үсемлекчелек, сөт эшкәртү, орлыкчылык һәм авыл хуҗалыгы техникасын сату белән шөгыльләнә.

Дүрт ел эчендә республиканың Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнарында эре терлекчелек предприятиесе - «Северная Нива Башкирия» төзелде. Анда 408 хезмәткәр югары җитештерүчәнле эш урыннары белән тәэмин ителгән. Уртача хезмәт хакы 38 400 сум тәшкил итә. Бүген авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 20 мең гектарга җитте. Шул исәптән 7 мең гектар чамасы җир мал азыгы базасын тәэмин итү максатына бүленгән. Калган 13 мең гектар авыл хуҗалыгы культуралары чәчү әйләнешен тәэмин итүдә һәм үстерүдә файдаланыла. Хуҗалыкта товар культураларыннан көзге һәм сабан бодае, шепкән, җитен, ясмык, көнбагыш, ашлык кукурузы үстерелә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: агымдагы елның июлендә максималь күрсәткечләргә ирешелде. Комплекс буенча тәүлеклек савым 107 тонна тәшкил итте", - диде бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә «Северная Нива Башкирия» җәмгыяте директоры Николай Лукерин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: