+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
4 декабрь 2022, 12:00

Уфада Гомумрусия юридик форумы бара

Андрей Назаров һәм Гомумрусия юридик форумы кунаклары Уфада генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм "Фронтка киткән якташларыбыз" һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.  

Уфада Гомумрусия юридик форумы бара
Уфада Гомумрусия юридик форумы бара

4 декабрьдә Уфада “Хокук гуманитар миссиясе - безнең заман ориентиры” VIII Бөтенрусия юридик форумы кысаларында генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм “Фронтка киткән якташларыбыз” һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Чарада Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров, “Русия юристлары ассоциациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Степашин, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе, Русия юристлар ассоциациясе рәистәше Павел Крашенинников, аның беренче урынбасары, Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина, Русия юристлары ассоциациясе Идарәсе рәисе Владимир Груздев, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Уфа шәһәре округы Советы Рәисе урынбасары Артур Шәйнуров катнаштылар.

Искәртеп узабыз, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән ачылды. Тантаналы ачылыш 2022 елның 11 октябрендә Башкортстан Республикасы көнендә узды. Конкурста сайлап алу нәтиҗәләре буенча легендар комдивка һәйкәлне республикадан чыккан скульптор Салават Щербаков ясаган. Постаментның ян-якларына барельефлар урнаштырылган. Аларда башкорт халкының героик тарихыннан “Урал-батыр” эпосы, милли батыр Салават Юлаев тормышы, “Төньяк амурлары” һәм 112нче Башкавдивизия батырлыклары сурәтләнгән.

Тугыз фигурадан торган "Фронтка киткән якташларга" һәйкәленең скульптуралы композициясе Башкортстан яугирләрен 1941 елда фронтка озатуларны чагылдыра. Аны танылган скульптор Вадим Кириллов җитәкчелегендә авторлык коллективы төзеде. Проект өстендә эш ике елдан артык дәвам итте.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: