Риф Сәхәбетдинов 1955 елда Уфада туган. Ул гади авыл хезмәтчәннәре Сәгыйдә һәм Рәис Сәхәбетдиновларның дүрт балаларының иң өлкәне булган. Аның балачагы Чишмә районының Келәш авылында, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең туган ягында үткән. Әмма авыл мәктәбе тулы булмаганлыктан, аңа Уфадагы урта мәктәптә укырга туры килә. Укуын дәвам итү өчен егеткә мөстәкыйль рәвештә урыс телен өйрәнергә дә кирәк була, чөнки Келәштә укыту татарча гына алып барылган.
Рифнең очучы булу хыялы мәктәптә укыганда ук барлыкка килә. Шуңа да мәктәп тәмамлагач, Сызрань югары хәрби очучылар училищесына укырга керә ул. Очарга “МИ-2” һәм “МИ-8”дә өйрәнә, тик хезмәт башында ук аның игътибарын яңа “МИ-24” җәлеп итә.
2001 елда аңа “Русия Герое” исеме бирелде. “Әти-әнием минем белән горурлана. Димәк, гомеремне Ватанга хезмәт итүгә багышлап, дөрес юл сайлаганмын, — ди бүген Риф Сәхәбетдинов.
Монголиядә
Училищедан соң ул Монголиягә хезмәткә җибәрелә. Ул килгәндә биредә 3 эскадрилья була, икесе — “МИ-24”тә, ә өченчесе “МИ-8”дә оча. “МИ-24” — яңа удар вертолетлар, Европада иң җитезләре, көчле коралланган була. Аларда тәҗрибәле очучылар гына очкан.
Әмма егеттә заманча машинада очу теләге бик көчле була. Яшь лейтенант шулай да “МИ-24”тә очарга рөхсәт сорый. Командование егетнең теләген хуплый, ләкин вертолетны үзләштерүгә нибары бер ай бирелә. Сәхәбетдинов шул вакытка сыеша.
Монголиядән соң Прикарпатьедә хезмәт итә ул. Ә 1983 елда аның Әфганстанга командировкасы башлана.
Әфганстанда
Риф Сәхәбетдинов биредә 540 сәгатьлек 480 хәрби очыш ясый.
— Әфганстанга килү белән үк диярлек, беренче очышта ук безнең бер вертолетны бәреп төшерделәр. Бөтен экипаж — 3 кеше — һәлак булды. Моңа ышану бик авыр иде. Без алар белән бергә укыдык, бергә әзерләндек, әле яңа гына килдек, яңа гына бер өстәл артында сөйләшеп утырдык, ә хәзер бу кешеләр юк. Шунда мин сугышның нәрсә икәнен аңладым, — дип искә ала Сәхәбетдинов. — Бервакыт Кандагар районына очтык. Анда бары тик таулар һәм ком. Төшеп утыру мөмкин түгел диярлек: я вертолетның борыны комга күмелә, я бөтенләй идарәне югалтып, әйләнергә мөмкинсең. Өстәвенә, ягулык бару-кайтуга гына җитә иде. Безнең сугышчылар арасында яралылар күп иде, аларны алырга кирәк. Вертолет утырды да борыны белән комга капланды. Яралыларны төядек — 12 кеше. Бу артык йөкләнеш иде, вертолет очып китә алмады. Ләкин яралыларны калдыру уе да тумады, чөнки ул очракта егетләр иртәнгә кадәр дә яши алмас иде...
Риф Сәхәбетдинов шунда гадәти булмаган карарга килә. Вертолетны утыртканда ул якында гына тирән упкын барлыгын күргән була. Ул вертолеты белән... әлеге упкынга “чума” һәм очып китә. Шул рәвешле яралы солдатларның барысын да коткара. Ягулык бик аз калган була, шуңа аэродром полосасына төшеп тә утыра, двигательләр дә сүнә...
1984 елда Сәхәбетдиновның үзен дә бәреп төшерәләр: дошман ракетасы вертолет двигателенә эләгә. Биеклек зур булмый — 50 метр чамасы. Машина тау битенә килеп төшә. Дошманнар шундук вертолет экипажын боҗрага ала башлый. Бәхеткә, радист базага мәгълүматны тапшырырга өлгергән була. Патроннар беткәндә генә башка вертолетлар да килеп җитә, дошманнарны юк итә һәм экипажны эвакуацияли.
Чечняда
Әфганнан соң 1985 елда капитан Сәхәбетдинов Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясе тыңлаучысы була. Аннары Прикарпатьеда, Германиядә хезмәт итә, Костромадагы вертолет полкы командованиесендә була, арытаба Таҗикстанга командировкага китә.
1996 елда полковник Сәхәбетдинов Төньяк Кавказ хәрби округына Владикавказдагы 58нче армиянең авиация командиры урынбасары вазыйфасына килә. Контртеррористик операциянең Чечнядагы башлангыч этабында ул гаскәрләрнең Көнбатыш группировкасы составында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Бу иң катлаулы юнәлешләрнең берсе була: безнең гаскәрләр беренче көннәрдән үк боевикларның каты каршылыгына юлыга.
Дагстанның Ботлих авылы районында аның җитәкчелегендәге очучылар, Басаев һәм Хаттаб боевикларының каршылыгын бастырып, Русия гаскәрләренең алга хәрәкәтен тәэмин итә.
1999 елның декабрендә катлаулы сугыш шартларында Сәхәбетдинов Горагорск торак пункты районында засадага эләккән Русия гаскәрләре разведтөркемен коткара. Сугыш яланына килгәч, ул вертолетларының төгәл эшен һәм разведчикларны эвакуацияләүне оештыра. Соңрак Риф Рәис улының вертолетында 16 тишек санаганнар, ләкин разведчикларны коткара алганнар. Ул вакытта боевиклар 70ләп кешесен югалткан.
Соңрак та Риф Рәис улы башка бик күп катлаулы операцияләрдә катнаша.
“Сугышта да, тормышта да тугры иптәш кирәк”
Хатыны Галина Витальевна белән Риф Рәис улы 40 елдан артык гомер кичерәләр.
— Мин еш кына яшь егетләргә, шаярып: “Очучы булыгыз, очучыларны кызлар ярата”, дим. Ә чынлыкта, хәрби очучының хатыны булу җиңел түгел. Хәрби очучыга үзен Ватанга хезмәт итүгә багышларга туры килә. Шуңа күрә үзеңә тормыш юлдашы сайлаганда һәрвакыт янәшәңдә булырдай, синең арттан иярергә әзер кешене сайларга кирәк. Теләсә нинди кыенлыкларга әзер булсын ул. Хатыным — минем чын сугышчан дустым, — ди ул.
Сәхәбетдиновлар Елена һәм Юлия исемле ике кыз тәрбияләп үстерә.
Гомер заяга үтмәгән
2002 елда ул Ленинград хәрби округы авиациясе башлыгы вазыйфасына тәгаенләнә. 2003 елда аңа генерал-майор званиесе бирелә, шул ук вакытта 6нчы армия командующие урынбасары итеп билгеләнә. 2007 елда запаска чыкты, 2008-14 елларда Башкортстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге белән җитәкчелек итте.
2001 елда Төньяк Кавказда хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Риф Сәхәбетдиновка “Русия Герое” исеме бирелде. Герой йолдызын аңа Русия Президенты Владимир Путин Кремльнең Георгий залында тапшырды. Тагын да ул Батырлык, Кызыл Йолдыз орденнары, “СССР Кораллы Көчләрендә Ватан алдындагы хезмәте өчен” һәм 25тән артык башка медальләр белән бүләкләнгән.
— Мин үзем командир булгач, минем өчен иң авыры кул астындагы сугышчан дусларны югалту иде. Һәлак булган һәр дустың йөрәктә тагын бер җөй калдыра, — ди ул.
Гөлия Гәрәева.