“Аларны мондый объектларның башлангыч исемлегенә керттеләр. Бу республика өчен нәрсәне аңлата?
Конъюнктурага карамастан, БМОның абруйлы оешмаларының берсе булган ЮНЕСКО шиханнарның уникальлеген, аларның бөтендөнья кыйммәтен һәм әһәмиятен таный.
Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү шиханнарны саклап калу ысулы гына түгел. Бу дөнья даны һәм нәтиҗәдә көчле икътисади стимул.
Уңай чишелеш көтәбез һәм туристик инфраструктураны үстерүне дәвам итәбез”, — дип язганнар Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең социаль челтәрдәге битендә.