+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
21 февраль 2023, 15:40

Русия икътисады санкцияләргә бирешмәде

Көнбатыш икътисади фронтны җәелдерде, ләкин беркайда да бернигә дә ирешмәде һәм ирешмәячәк, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин, Федераль җыелышка Юллама белән чыгыш ясап.

Русия икътисады санкцияләргә бирешмәде
Русия икътисады санкцияләргә бирешмәде

"Моннан тыш, алар үз-үзләрен җәзалап тора. Үзләрендә бәяләр, эшсезлек, энергия кризисы үсеш алды. Ә үз гражданнарына барысына да урыслар гаепле, диләр. Безгә каршы нинди чаралар кулланылган? Русия компанияләре белән хуҗалык элемтәләрен, коммуникациядән финанс системасын өзәргә, керемнәр буенча һөҗүм итү өчен безне экспорт базарларына керүдән мәхрүм итәргә тырыштылар. Башкача әйтеп булмый, безнең валюта резервларын урлау да, сумны җимерү һәм инфляцияне арттыру омтылышлары.

Русиягә каршы санкцияләр - ул чара гына, ә максат, алар үзләре декларацияләгәнчә, "газап чигәргә мәҗбүр итү". Һәм җәмгыятьне эчтән тотрыксызландырырга тырышу. Ләкин аларның исәбе акланмады. Русия икътисады һәм идарә системасы Көнбатышта уйлаганга караганда күпкә ныграк булып чыкты. Уртак эш нәтиҗәсендә без икътисадның тотрыклылыгын тәэмин иттек, гражданнарны якладык, эш урыннарын киметүгә юл куймадык, базарларда дефицит булдырмадык, финанс системасын һәм эшкуарларга ярдәм иттек”, - диде Владимир Путин.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: