- Бүген без махсус хәрби операциядә катнашучы һәр егеткә рәхмәт әйтергә җыелдык. Барлык ил халкы алар алдында баш ия. Президентыбыз Владимир Путин солдатларга карата ярдәм чараларын арттыра. Аның һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаилә әгъзаларына дәүләт ярдәме фондын булдыру идеясен хуплыйм.
23 февраль алдыннан барлык егетләрне бәйрәм белән котлыйм. Алар туган як мәнфәгатьләрен лаеклы яклый, хәрби бурычларын югары дәрәҗәдә башкара. Солдатларның гаиләләренә сабырлык теләп калам.
Тиздән егетләребез Җиңү белән кайтыр дип ышаныйк! - диде ул.