+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
19 март 2023, 10:20

Сабантуйлар гөрләп узачак!

Башкортстанның бер районында сабантуй мәйданы төзекләндерелә.

Сабантуйлар гөрләп узачак!
Сабантуйлар гөрләп узачак!
Авыргазы районы Толбазы авылында агымдагы елга сабантуй үткәрү өчен территорияне төзекләндерү планлаштырылган, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Толбазы сабантуе өчен территорияне төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Конкурс процедуралары инде үткәрелгән, подрядчы билгеләнгән. Муниципаль контракт нигезендә, сабантуй өчен территорияне төзекләндерү эшләре 1 апрельгә планлаштырылган, агымдагы елның 31 августында тәмамланачак.

Проект-смета документациясе буенча сәхнә, тамашачылар өчен трибуналар, эскәмияләр, кече архитектура формалары, видеокүзәтү урнаштыру һәм башка эшләр каралган.
Узган елда Толбазыда сабантуй мәйданчыгын төзекләндерүнең беренче этабы узды. Монда яктырту чаралары барлыкка килде. Шулай ук узган ел киртәләр, капка-коймалар урнаштырылды. Моннан тыш, йөгерү юлы асфальтланган, берничә спорт мәйданчыгы урнаштырылган: мини-футбол, воркаут, волейбол, көрәш өчен трибуна белән. Җәяүлеләр юллары да барлыкка килде. Подрядчы эскәмияләр һәм урналар, юл һәм урман буйлап электр терәүләре урнаштырган. 40 лампа ярдәмендә сабантуй мәйданы тулысынча яктыртылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты шәһәрләрнең яңа төсен булдыруга, иҗтимагый киңлекләрне яңартуга юнәлтелгән. Максат төбәкләргә, үз колоритын һәм кабатланмас архитектурасын саклап калып, төрле яшьтәге кешеләргә яшәргә, эшләргә һәм актив ял итәргә бертигез рәхәтлек китерүче уңайлылык һәм хәвефсезлек атмосферасы булдырырга ярдәм итү.
«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган.

 
Фото: culture-aurgazy.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: