+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
5 Май 2023, 13:45

Җиңү бәйрәмендә нинди чаралар булачак?

Башкортстан башкаласы Уфада, республика шәһәр һәм районнарында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган бик күп чаралар үтәчәк.

Җиңү бәйрәмендә нинди чаралар булачак?Җиңү бәйрәмендә нинди чаралар булачак?
Җиңү бәйрәмендә нинди чаралар булачак?

Уфада Совет мәйданында 10.00-10.30 сәгатьтә генерал М.Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Быел Җиңү көнендә беренче тапкыр Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр сау тантанасы узачак.

11.00-11.30 сәгатьтә башкаланың Җиңү паркының мәңгелек утка һәм мемориалларына чәчәкләр салу тантанасы була.

12.00-12.45 сәгатьтә Ленин исемендәге мәйданда узачак тантаналы чарада Башкортстан батальоннары хәрби хезмәткәрләре катнашачак.

15.00-17.00 сәгатьтә "Башкортостан" дәүләт концерт залында республика бәйрәм концерты була. Анда хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, хәрби һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре чакырылган.

18.00-21.00 сәгатьтә Совет мәйданында Плац-концерт. Чара кысаларында яшь шайморатовчылыларга значоклар һәм махсус операциядә катнашучыларны Шайморатов орденнары һәм медальләре белән бүләкләү була. "Туган ил нәрсәдән башлана" ватанпәрвәр җыр Гала-концерты узачак.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас