+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
8 Май 2023, 13:32

Бәйрәм мәйданнарга чыгачак

Иртәгә республика башкаласында нинди чаралар каралган?

Бәйрәм мәйданнарга чыгачакБәйрәм мәйданнарга чыгачак
Бәйрәм мәйданнарга чыгачак

9 майда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү көнендә, Уфада Совет мәйданында "Без хәтерлибез!" (“Ватан нәрсәдән башлана?”) патриотик концерты узачак. Концерт кысаларында берничә әһәмиятле вакыйга узачак.

Бәйрәм программасы Уфа шәһәренең Яшь тамашачы театры артистлары башкаруында "Барыбер җиңдек" әдәби-музыкаль композициясе белән ачылачак. Тантаналы чара Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге тынлы оркестр, Уфа гомум белем бирү интернат-мәктәбе кадетлары катнашлыгында плац-концертын дәвам итәчәк. Анда Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге беренче очу әзерлеге, Башкортстан Республикасының җыелма оркестры, Хәрби тынлы оркестр, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясы оркестры катнашачак.

Тамашадан соң Шәйморатов билгеләрен тапшыру тантанасы булачак. Анда республика җитәкчесе Радий Хәбировның да катнашуы көтелә.

Аннары Уфа халкын һәм шәһәр кунакларын кичке концерт көтә. Туган ил һәм аның данлыклы яклаучылары турында музыкаль әсәрләрне Башкортстанның милли халык уен кораллары оркестры, Таһир Сәйфуллин исемендәге Башкортстан Дәүләт академия хор капелласы, Русия Герое Александр Доставалов исемендәге Идел буе федераль округының башкорт кадет корпусы хоры, Нариман Сабитов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе хоры, Башкортстан көч структураларының җыелма ансамбле, башка коллективлар һәм сәхнә осталары башкарачак. Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле "Шәйморатов-генерал" музыкаль-хореографик постановкасын тәкъдим итәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас