

9 май, Бөек Җиңү көне – күз яшьләренә манчылган бәйрәм ул. Җиңү көне – безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы. Кешелек тарихында иң канкойгыч сугышның тәмамлануы турында бөтен дөньяга хәбәр иткән Җиңү салюты залплары тынганнан алып 78 ел вакыт узды. Бу – шатлык һәм бөтен дөньяда миллионнарча кешеләрнең киләчәгенә, иркенә һәм абруена хокукын яклап гомерен биргән кешеләрне искә алу көне. Ватанны саклау хакына үлемгә барган, һәр карыш җир, тыныч тормыш һәм иминлек өчен көрәшкән, дөньяны фашист илбасарларыннан азат иткән кешеләр турындагы истәлекне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру – һәркайсыбызның изге бурычы. Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайта алмаучыларның үлемсез батырлыгы йөрәкләребездә мәңге калачак. Киләчәк буыннар өчен алар һәрвакыт батырлык, югары ватанпәрвәрлек һәм күтәренке рух үрнәге булачак.
...1941 елның 22 июнендә илебез тарихында канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Илне саклар өчен бөтен совет халкы күтәрелә. Совет солдатларының һәм офицерларының батырлыгына карамастан, беренче көннәрдә һәм айларда дошманны туктатып булмый. Әмма 1941 елда ук инде Германия генералитеты тарафыннан уйланылган “яшен тизлегендәге җиңү” планы Мәскәү янында җимерелә. Брест крепосте, Ленинград, Сталинград, Тула, Смоленск һәм Курск янындагы каты алышларны, совет солдатларының батырлыгын тарих онытмый. 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында СССРның гомум югалтулары 26 миллион 600 мең кеше булды.
Башкортстан фронтта да, тылда да Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. Бөек Ватан сугышы елларында республикага йөздән артык сәнәгать предприятиесе, 63 эвакогоспиталь, кайбер үзәк дәүләт органнары, 278 мең кеше эвакуацияләнә, 17 хәрби уку йорты урнаша. 1941-45 елларда Уфада халыкара коммунистлар хәрәкәтенең штабы — Коммунистик Интернационалның Башкарма комитеты эшли. 1943 елда 18 телдә радиотапшырулар эфирга чыга. БАССР фронтны һәм тылны азык-төлек, корал һәм ягулык белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкы фронтта, окопларда гына түгел, ә тылда: завод-фабрикаларда, колхоз кырларында “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” дип, фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтте, дәүләтнең куәтен ныгытты, Бөек Җиңүгә үз өлешен кертте.
Туган илне чын күңелдән сөю фронттагы солдатларны һәм тылда хезмәт салучыларны берләштерде, бу бердәм көч Бөек Җиңү алып килде. “Сугыш өчен дә, хезмәт өчен дә коралны бер үк металлдан коялар”, дигән шигырь юллары ул елларда юкка гына тумагандыр...
Башкортстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше киткән. 322 мең якташыбыз яу кырында ятып калган яки хәбәрсез югалган. Бездә дошманга каршы батырларча көрәшкән күп кенә данлыклы дивизияләр оештырылган. Алар арасында – легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе (командиры – генерал-майор Миңнегали Шәйморатов), 170нче, 186нчы, 214нче укчылар дивизиясе, 21нче гвардия укчылар дивизиясе. Башкортстаннан 200 меңнән артык хәрби хезмәткәр орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Якташларыбыз арасында – 295 Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының 46 тулы кавалеры бар. Якташыбыз Муса Гәрәев исә Советлар Союзы Герое исеменә ике тапкыр лаек була.
1942 елның язында, данлыклы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов фронтка киткәндә, Ватан алдында ант итә: “Без халкыбызның ышанычын акларбыз. Дошман белән соңгы тамчы каныбызга кадәр баһадирларча көрәшәчәкбез һәм Җиңү белән әйләнеп кайтачакбыз!”
Һәм кавалеристлар намус белән хәрби антын үтәде: Бөек Ватан сугышы чорында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе Берлинга кадәр сугышчан юл үтте һәм алышлар аша байрак алып барган бердәнбер милли кавалерия дивизиясенә әверелде. Башкортстанның иң асыл уллары тупланган дивизия яугирләренең 78е Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, бишесе — Дан орденының тулы кавалеры, ә Миңнегали Шәйморатов үзе – Русия Герое. Башкортстан Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен бирүне сорап 1948 елдан ук мөрәҗәгать иткән иде. Тик башта хәрби җитәкчеләрнең берсе каршы чыкты, аннары илдә “шәхес культы” белән көрәштеләр. 1958 елда шундый тәкъдим белән Советлар Союзы маршалы Семен Буденный үзе чыга, Миңнегали Шәйморатовны “күп тапкырлар шәхси батырлык үрнәкләре күрсәткән совет патриоты”, дип атый. Яңа тарихта да омтылышлар була — бу мәсьәлә белән 90нчы еллар ахырыннан ныклап шөгыльләнәләр, ләкин барысы да формаль каршылыкларга килеп терәлде. Эш шунда ки, кагыйдә буенча, үлем шартлары төгәл ачыкланырга тиеш, ә алар юк һәм тарихчылар фикере төрле. Генералның Ворошиловград шәһәреннән (хәзерге Украина территориясендәге Луганск) махсус операцияне уңышлы үтәп кире кайтканда һәлак булуы билгеле.
Мәсьәлә бары тик 2020 елның 30 мартында гына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгате буенча хәл ителде. Ил Президенты Владимир Путин бик сирәк искәрмә ясады һәм үзенең указы белән Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң “Русия Федерациясе Герое” исемен бирде. 9 майда — Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көнне 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, легендар генерал, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка бирелгән “Алтын йолдыз” медале Мәскәүдән Уфага кайтарылды, республиканың Милли музеена мәңгелек саклауга тапшырылды.
2022 елның 11 октябрендә Уфаның Совет мәйданында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылды. Бу — сугышларда һәлак булган Ватанны саклаучыларның батырлыгын искә алу билгесе.
Бүген дә безнең якташ-яугирләр батырлык эстафетасын дәвам итә. 2000 елның язында Чечен Республикасы тауларында, террорчыларның юлын бүлеп, батырларча һәлак булган Александр Доставаловка Русия Герое исеме бирелде. 2022 елның 24 февралендә Русия Президенты Владимир Путин, Донецк һәм Луганск халык республикалары үтенеченнән соң, махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте.
Федераль җыелышка Юлламасында Русия Президенты Владимир Путин тагын бер кат ассызыклавынча, махсус хәрби операция Донбасска һәм илебезгә һөҗүм әзерләгән көчләргә карата кисәтү булды. Русия армиясе бүген асылда НАТО блогының бөтен хәрби машинасына каршы тора.
Президент указы нигезендә меңләгән егетебез – укытучылар, аграрийлар, инженерлар, машина йөртүчеләр өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби бурычын үтәргә китте. Башкортстаннан шулай ук җитәкчеләр, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, дәүләт хезмәткәрләре дә фронтка юлланды. Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов шулай ук алгы сызыкта. Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Марат Зөлкарнәев батальон сугышчылары өчен китапханә һәм генерал Миңнегали Шәйморатовка багышланган күргәзмә оештырды. Сибай филармониясенең мобилизацияләнгән артистлары бөтен илгә яңгырады, алар алгы сызыкта үз чыгышлары белән безнең яугирләребезнең сугышчан рухын күтәрә. Сибай сәнгать колледжы директоры, баянчы Замир Янтурин хәзер “Рубиновая звезда” фронт бригадасы составында хезмәт итә.
Республика яугиләребез белән хаклы рәвештә горурлана, алар һәрвакыт иң яхшылар исәбендә. Башкортстанда туып-үскән алты кеше “Русия Герое” исеменә лаек булды. Кызганычка каршы, аларның дүртесе үлгәннән соң “Алтын йолдыз” белән бүләкләнде. Алар – Әбҗәлил районында туып-үскән ракетачы, прапорщик Тамерлан Илһамов, Яңавыл районыннан танкист, өлкән лейтенант Игорь Насыйбуллин, Уфадан разведчик, өлкән лейтенант Максим Серафимов, Әлшәй районында туып-үскән взвод командиры, десантчы старшина Алмаз Сафин. Президент Владимир Путин шәхсән үзе Русия Герое йолдызларын Октябрьскийдан өлкән лейтенант Степан Беловка һәм Бөредән майор Борис Дудкога тапшырды.
Алгы сызыктагы якташларыбыз – чын геройлар. Махсус хәрби операция башланганнан алып аларның 300дән артыгы Батырлык, Шәйморатов, Салават Юлаев, Суворов, Жуков орденнары белән бүләкләнде.
...78 ел элек безнең туган җиребездә нацизм һәм фашизмны туктатуга ирешкәннәр, 27 миллионга якын кеше бу көрәштә үзен корбан иткән, фронтларда, тылда һәм әсирлектә һәлак булган. Аларның батырлыгы турында хәтер бәһасез. Ул Русиянең һәр гаиләсендә саклана. Халкыбызның какшамас рухы һәм ихтыяры иң авыр мизгелләрне кичерергә, тагын да көчлерәк һәм бердәм булып калырга булыша.
Махсус хәрби операция дәвам итә, аның, 1945 елда фашистик Германияне тар-мар иткән кебек, җиңү белән тәмамланачыгына шик юк.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.