+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
9 Май 2023, 16:50

Батырларын Борай онытмый

Бүген Борай районының үзәк мәйданында Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм тантанасы узды. Чарада катнашучылар "Сагышлы ана" һәйкәленә чәчәкләр салды, арытаба Батырлар аллеясе янында митинг булды.

Батырларын Борай онытмыйБатырларын Борай онытмый
Батырларын Борай онытмый
“Сагышлы ана” һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, яше-карты
дәһшәтле сугыш яланнарында мәңгелеккә ятып калган якташларыбызның якты истәлеген хөрмәтләп, бер минут тын торды.

Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев үзенең чыгышында илебез тарихының канлы да, данлы да битләрен онытырга хакыбыз юклыгын, Ватаныбыз иминлеге өчен һәрчак уяу булырга тиешлегебезне ассызыклады. Әлеге вакытта Борай районыннан ике йөзгә якын яугирнең махсус хәрби операциядә катнашуын, борайлыларның аларга кулларыннан килгәнчә даими гуманитар ярдәм күрсәтүен билгеләде.

Бәйрәм көнне үзәк мәйданда зур парад үтте, концерт күрсәтелде. Биредә үк кыр ашханәсе солдат боткасы пешереп, яшен-картын сыйлады.
9 май көнне Борайның “Танып” стадионында Советлар Союзы Герое Таҗетдин Гыйләҗетдинов истәлегенә багышланган традицион эстафета да гөрләп узды.

Фото: "Алга" гәзитеннән

 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас