+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
9 Май 2023, 08:44

Хәтерлибез! Рәхмәтлебез!

Нефтекама шәһәрендә бәйрәмгә әзерлек алдан ук барды, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, музейларда дистәләгән төрле акцияләр оештырылды.

Хәтерлибез! Рәхмәтлебез!Хәтерлибез! Рәхмәтлебез!
Хәтерлибез! Рәхмәтлебез!
Бәйрәм алдыннан тыл хезмәткәрләре өчен концерт әзерләнде, аларга шәһәр хакимияте бүләкләр тапшырды. Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы ветераннары да үзләренә тәгаенләнгән бүләкләрне һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алды.

9 Май көнне шәһәр бәйрәмчә бизәлде. Иртә белән халык үзәк мәйданга агылды. Тантана чаралары, гадәттәгечә, Җиңү паркында башланды, биредә тамашачылар театрлаштырылган тамаша карады, Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.

Бу көнне аллеядә тематик күргәзмә, бәйрәм концерты, милли мәйданчыклар оештырылды, сәүдә нокталары эшләде, кичен шәһәр халкына концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас