+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
9 Май 2023, 08:42

Җиңү концерты

Айдар Галимов Югары Кодашта концерт бирде.

Җиңү концертыҖиңү концерты
Җиңү концерты

Тәтешле районы Югары Кодаш авылында Бөек Җиңү бәйрәмнәре алдыннан "Атайсал" республика проекты чикләрендә искиткеч җылы чара үтте.

Аны оештыруда район җитәкчелеге һәм Эльвира белән Урал Килсенбаевлар зур тырышлык салды. Чара митинг һәм Советлар Союзы Герое Әмирҗан Хәйдәровның һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Шулай ук авыл халкы һәм зур кунаклар зиратны җыештырды, авыл мәктәбе ихатасында алмагачлар утыртты.

Ә кич Башкортстан Республикасының халык артисты Айдар Галимовның концерты белән тәмамланачак. Авыл халкы мондый зур һәм ямьле чара өчен оештыручыларга рәхмәтле.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас