

Район бәйрәмне зур әзерлек белән каршы алды. Бәйрәм алдыннан авылларда өмәләр үтте, район территориясендә урнашкан барлык обелисклар, хәрби каберлекләр тәртипкә китерелде, тирә-як бәйрәмчә бизәлде.
Бу көнне авыл Советларында ветераннарны, тыл хезмәткәрләрен, сугыш чоры балаларын котлау тантаналары үтте.
Район хакимияте башлыгы җитәкчелегендәге делегация Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекска чәчәкләр салды, ветераннар адресына тәбрикләү сүзләре яңгырады.