Иванай авылына килен булып төшкәч, иремнең әтисендә дә нәкъ шундый күркәм сыйфатлар барлыгын күрдем. Фәнүз Нурлыгаян улы Мәһәдиев минем өчен икенче әтигә әверелде. Яшь вакытымда мине килен итеп сорарга килгәндә: “Кызыбыз итеп алабыз!“ — дип әйткән сүзләре әле дә исемдә.
Фәнүз Нурлыгаян улы 1938 елның 1 маенда Дүртөйле районының Иванай авылында туган. Бәләкәй чагында ук әти назыннан, хәстәреннән мәхрүм калган, 1941 елда әтисенең сугышта үлүе турында кайгылы хәбәр килгән. Бу вакытта аңа бары тик өч яшь булган. Сугыш чоры балалары күргән авырлыкларның барысы аша да үтәргә туры килә.
Җиденче сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Берничә ел хезмәт салганнан соң, алдынгы карашлы егетнең яңалыкка омтылуын күреп, Бәләбәй шәһәренә киномеханик һөнәрен үзләштерергә укырга җибәрәләр. 1963 елдан ул беренче категорияле белгеч булып эшли башлый. 1968 елда Дондагы Ростов шәһәрендә урнашкан кинотехникумда укып, белемен арттыра. Киночелтәрдә директор урынбасары вазыйфасын да башкара. Гомеренең егерме өч елын халыкка кино күрсәтү системасына багышлый. Кино карарга йөрүче кешеләр аны якын итеп, үзләренчә хөрмәтләп, “кино Фәнүз” дип йөрткәннәр.
“Хезмәтенә күрә — хөрмәте”, — дип юкка әйтмәгәннәр. Безнең кадерлебез бик күп дәүләт бүләкләренә лаек була. 1970 елда “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. 1973, 1980 елларда “Социалистик ярыш җиңүчесе” исемен яулый. 1978 елда “Коммунистик хезмәт ударнигы” була. 1981 елда — “СССР кинематография отличнигы” күкрәк билгесе, ә 1988 елда “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.
1984 елдан ул үзенең хезмәт юлын Дүртөйле сөт эшкәртү комбинатында дәвам итә. Кырык җиде еллык эш стажы туплап, лаеклы ялга чыга.
Яраткан әтиебез, хәстәрлекле, ягымлы картәтиебез Фәнүз Нурлыгаян улы бүген инде тугызынчы дистәне ваклый, тормыш ямен белеп яши. Янәшәсендә тормышын матурлап торучы Фәнзиясе бар. Илле сигез ел буена бер-берсенә терәк-таяныч, ярдәмче һәм киңәшче булып яшиләр. Ныклы, тату гаиләдә өч ул тәрбияләп үстереп, үзаллы тормыш юлына чыгарганнар. Бүгенге көндә онык-оныкчыкларына шатланып гомер итәләр.
Сөекле әти-әниебез, картәти-картәниебезнең исән-сау булуы, һәрвакыт елмаеп каршы алуы — безнең өчен зур бәхет!
Миләүшә Мәһәдиева.
Дүртөйле районы,
Иванай авылы.
Фото автор архивыннан.