+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
9 Май 2023, 13:35

Кырмыскалылылар Җиңү көнен зурлап билгеләде

9 Май – иң тантаналы, якын һәм кадерле, шул ук вакытта бик моңсу бәйрәмнәрнең берсе. Күпме генә вакыт үтсә дә, илебез азатлыгы өчен көрәшкән яугирләрне һәрвакыт хөрмәт белән искә алачакбыз. Менә бүген Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Кырмыскалы районы үзәгендәге Җиңү паркында районыбызның яше-карты: “Бөек Ватан сугышы ветераннары, сез һәрвакыт безнең хәтердә”, - дип әйтергә һәм алар бүләк иткән тыныч күк йөзе өчен рәхмәтләрен белдерергә җыелды.

Кырмыскалылылар Җиңү көнен зурлап билгеләдеКырмыскалылылар Җиңү көнен зурлап билгеләде
Кырмыскалылылар Җиңү көнен зурлап билгеләде

Бүген Кырмыскалы районында ул ерак һәм утлы көннәрнең бердәнбер шаһиты гына исән. Сәвәләй авылында яшәүче 96 яшьлек Николай Астафьев бәйрәмдә катнашып, кырмыскалылыларга үзенең хезмәте, утлы юллары турында сөйләде. Хәрби батырлыгы өчен ул II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы” ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен”, Жуков медальләре белән бүләкләнгән.


Бөек Җиңү көне белән җыелучыларны район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, Кырмыскалы һәм Архангель районнарының хәрби комиссары Ринат Гыймалов, Кырмыскалы районының запастагы чик сакчылары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары, эзтабарлар отряды җитәкчесе Рамазан Шәймәрданов, махсус хәрби операциядә катнашучы, әлеге вакытта кыска ялга кайткан Вячеслав Семенов тәрбикләделәр. Чыгыш ясаучыларның барысы да әлеге вакытта барган махсус хәрби операциядә дә җиңү безнең якта булуына ышаныч белдерделәр.

Тантаналы митингтан соң бәйрәм чаралары “Ак күл” ял һәм мәдәният паркында дәвам итте. Биредә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган концерт программасы тәкъдим ителде. Шулай ук биредә “Тынычлык күгәрчене” акциясе, Георгий тасмасыннан брошкалар ясау буенча осталык дәресләре, автомат сүтеп-җыю буенча ярышлар, “Сәламәт буын – сәламәт төбәк” проектында катнашучылар өчен күңелле стартлар үтте.

Ходайбирдин урамында да җанлылык хакимлек итте. Кемдер ярминкәдә йөрде, солдат боткасыннан авыз итте. Монда ук җиңел атлектика буенча эстафетага старт бирелде.

Җиңү көненә багышланган спорт программасы аеруча бай иде. Район үзәгенең спорт-сәламәтләндерү комплексында шахмат, теннис, шәһәрчек уены буенча ярышлар үтсә, С. М. Чугункин исемендәге урта мәктәп биләмәсенә стритбол уйнарга җыелдылар, ә мәчет янындагы спорт мәйданчыгында яшьләр мини-футбол буенча көч сынашты.
Кырмыскалыда, гадәттәгечә, Җиңү көне зурлап билгеләнде.

Эльвира Ямалетдинова фотолары.


 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас