

Район үзәгендә үткән Җиңү тантанасы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды.
Быелгы бәйрәм чаралары аеруча чагу һәм ямьле үтте. Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз эченә алган театрлаштырылган тамаша һәркемнең күңеленә үтеп керерлек иде.
Краснокама районыннан Бөек Ватан сугышына 8168 кеше китеп, аларның 4188е яу кырында ятып калган. Һәр авыл Советында алар истәлегенә һәйкәлләр, обелисклар, стелалар урнаштырылган. Һәр елдагыча, Җиңү көне алдыннан алар тәртипкә китерелде.