+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
9 Май 2023, 18:21

Радий Хәбиров Башкортстан укучыларына яшь шәйморатовчылар билгеләрен тапшырды

Бүген, 9 майда, Уфаның Совет мәйданында Җиңү көненә багышланган патриотик концерт узды. Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Радий Хәбиров Башкортстан укучыларына яшь шәйморатовчылар билгеләрен тапшырдыРадий Хәбиров Башкортстан укучыларына яшь шәйморатовчылар билгеләрен тапшырды
Радий Хәбиров Башкортстан укучыларына яшь шәйморатовчылар билгеләрен тапшырды
Бәйрәм программасын Уфа Яшь тамашачылар театры артистлары башкаруында «И все-таки мы победили» әдәби-музыкаль композициясе ачты.

Шуннан соң уфалылар һәм шәһәр кунаклары Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Үз чыгышында төбәк җитәкчесе Башкортстан халкын 9 Май бәйрәме белән котлады, махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре, шулай ук профильле сыйныф укучыларына яшь шәйморатовчылар билгеләре тапшырды.

- Мондый значоклар алып, шәйморатовчы булып, егетләр безнең батыр ата-бабаларыбызның иң яхшы сыйфатларын үзләштерергә тиеш. Генерал Шәйморатов: «Салаватның токымнары чигенә белми», - дип әйткән. Шәйморатовчы дигн горур исемне йөртү – зур хөрмәт, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бүген без махсус хәрби операциядә катнашучы һәм Ватанны саклаучы егетләребезгә ярдәм итү өчен барлык көчебезне куябыз. Республика халкына шушы авыр көннәрдә берләшкәне өчен рәхмәт белдерәм, димәк, барлык авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз һәм җиңү безнең якта булачак!

Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы Совет мәйданын алга таба үстерү планнары турында сөйләде.

- Һәр шундый чара белән без аның потенциалын ачабыз. Ике атнадан соң биредә «Китап-байрам» халыкара китап ярминкәсе узачак, – диде Радий Хәбиров. - Бурыч - мәдәни-патриотик чаралар уздырыла торган урыннар кешеләргә, торак микрорайоннарга мөмкин кадәр якынрак булсын. Без Уфаның башка потенциаль мәйданчыкларын да өйрәнергә планлаштырабыз, анда мондый иҗтимагый киңлекләрне оештырырга мөмкин.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас