+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
9 май - Җиңү көне
9 Май 2023, 06:27

Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген, 9 Майда, Бөек Җиңү көнендә, Уфаның Совет мәйданында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое, легендар комдив Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдыРадий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды
Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды
Тантаналы чарада Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, ветераннар оешмалары вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашкан солдатлар катнашты.

Нәкъ менә Совет мәйданында 1942 елның мартында 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов республика җитәкчелегенә сугышчыларның фронтка озатуга әзер булуы турында рапорт бирә.

112нче башкорт кавалерия дивизиясе Бөек Ватан сугышы елларында Брянск, Воронеж, көньяк-көнбатыш фронтларында, Сталинград сугышының каты алышларында каһарманлык күрсәтә. Алар барышындагы батырлыгы өчен дивизия 16нчы гвардия кавалерия дивизиясе итеп үзгәртелә.

Дивизия шулай ук Чернигов-Припятск операциясендә катнаша, сугышлардагы батырлыгы өчен аңа Чернигов исеме бирелә. Днепр янындагы сугышта, Украинаны, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә һәм Берлин стратегик операцияләрендә катнаша.

Дивизиянең 3 860 сугышчысы орден һәм медальләр белән бүләкләнә, шул исәптән 78е - Советлар Союзы Герое, ә 5е Дан орденының тулы кавалеры була.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас