Биредә М.Шәйморатов исемендәге махсус билгеләнгән отряд базасында 15 "Урал" йөк автомобиле ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин катнашты. Хәрби хезмәткәрләр әлеге техникада тиздән хәрби бурычларын үтәр өчен СВО зонасына китәчәк.
- Республика Башлыгы Радий Фәрит улына бәяләп бетергесез ярдәме өчен зур рәхмәт белдерәм, - дип билгеләп үтте Башкортстан буенча Росгвардия идарәсе башлыгы, полиция генерал-майоры Александр Бурдо.
Фото: bashinform.ru