+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
16 июнь 2023, 22:45

Көтүче

Көннәр бераз җылынып, аяк асты яшәрә башлау белән авыл халкы арасында чыш-пыш китә торган иде элек: “Быел фәлән-фәлән кешеләр сайланырга җыена икән, кайсына тавыш бирәбез?” Бу сүз капка төпләрендә җыелган күрше-күлән арасында да калкып чыга. Сайланырга җыенучыларны энәсеннән җебенә кадәр тикшерәләр. Кайсы елда кемне сайлаганнар, алар күпме хак сораган, ничегрәк эш башкарган… Берсе дә читтә калмый.

Көтүче
Көтүче
 Безнең ише малай-шалай авызын ачып тыңлап тора. Кызык, чөнки фәлән-фәлән абзыйларның ниндирәк кеше икәнен бары тик шунда гына тулысынча белеп калырга мөмкин. Бераздан сүз капка төпләреннән узып, урам очындагы җыенга күчә. Менә ул чын мәгънәсендә демократик җыелыш була торган иде. Һәркем үз сүзен әйтә, бернәрсәне дә яшереп тормый, беркемгә яраклашмый. Анысын-монысын тикшергәннән соң, күпчелек тавыш белән дәгъвачыларның берсен сайлап куялар. Көтүче итеп.

Көтүче ул җәй көне авылның иң абруйлы кешесе була. Кайтуына көтүче чираты төшкән йортта аны соңгы тавыкларын суеп булса да кунак итәләр, берәр рүмкә салып та бирәләр. Икенче көнгә котомкасын тутырып хәзинәдә бул­ган затлы ризыкларын төяп җибәрәләр. Ул заманда халык малны ару гына асраса да, ашау-эчү ягы такы-токырак иде кебек. Йомырка вүле инде, бәрәңге, дөге ярмасы, карабодай… Ит мәсьәләсе накысрак, тавыкны да я печән кайтаруга, я көтү чиратына багышлабрак чалырга тырышалар. Хәллерәк кешеләр сарык та эш итеп куя, анысы. Былтыргыдан калган тозланган ит тә була. Какланган каз да сакланып калырга мөмкин. Тик барыбер бөтенесе дә чик­лерәк, саклап тотыла торган­рак иде. Һәрхәлдә, хәзерге кебек муллык түгел инде. Шуңа күрә, көтүченең ашау-эчү ягын мулрак итеп хәстәрләргә омтылалар иде.

Соңга табарак “көтүче чираты” дигән төшенчә юкка чыкты. Ул инде өй борынча чиратка керми, үзенә кайтып ашый, көндәлек ризыгын да үзе хәстәрли. Ә тора-бара “көтүче сайлау” дигәне дә онытылды. Чөнки авылда көтү көтәргә атлыгып торучылар бик калмады. Бер кеше булса да бик әйбәт әле, ә аны инде сайлап торасы түгел, бәясен генә билгеләргә кирәк. Акча арзанланып, бәяләр бик зур кебек күренә башлагач, көтү көтәргә теләүче бөтенләй калмады. Файдалы түгел. Яздан син, әйтик, мал башына йөз тәңкә дип сөйләшәсең, ә көз җитүгә теге йөз сумга бер кап чәй дә тими. Шуннан халык үзе чиратлап көтү көтәргә мәҗбүр булды.

Безнең кебек шәһәрдә яшәгән яшь-җилкенчәккә монысы да кызык тоела иде. Элек маллар күп булгач, урам саен диярлек берешәр көтү булыр иде. Сыерныкы, бозауныкы, сарыкныкы. Шул көтү чиратларының барысын бер тирәгәрәк туры китерергә тырышалар. Кем генә кайда гына эшләсә дә, көтү чираты җитәсе көнгә алдан ук ял алып куя. Моңа каршы килеп торучы җитәкчеләр булмый, диярлек. Шәһәрдә дә, гадәттә, шул ук авыл кешеләре яши бит инде. Аңларга тырышалар. Көтү чираты өч-дүрт көнгә китсә, авыл кешесенең барлык балалары кайта. Үзенә күрә бер бәйрәм шикелле була.

Маллар уҗымга кереп йөдәтмәсә, көне туры килсә, көтү чиратының бик авырлыгы юк инде. Урман-кырларда йөрисең, төш җитүгә елга буендагы комлыкка алып төшәсең. Шунда су коенасың, балык тотасың. Кич җиткәнче шул комлыкта ятучы елгыр кешеләр дә була торган иде. Шундыйрак бер мәзәк тә йөри безнең якта. Пыр тузышып печән әзерләгән халыкка бер шаян көтүче әйтә икән:

– Сарыкларыгызга печән әзерләмәгез быел, ком әзерләгез, мин аларны ком ашарга өйрәттем.

Гел елга буенда комлыкта ята икән теге. Тагын бер абзый көтү чиратыннан кайтып кергән дә хатынына кычкыра икән, имеш:
– Хатын, тизрәк сыерга башак бир, югыйсә, ачтан үлә.

Күңелле булган инде ул дәвер. Үзең мал асрамасаң да, әле иртән чыбыркы тавышына, малларның кычкырышуына уянып китәсең… Ә кичләрен… Авыл очында көтү күренү белән бала-чага урам тутырып шул якка йөгере­шергә тотына. Олыраклар капка төбенә чыгып утырып маллар кайтуын көтә. Дөнья хәлләрен сөйләшәләр, яңа­лык­лар белән уртаклашалар, киңәш итәләр. Боларның барысы да үзенә күрә авылның бер бизәге кебек тоела.

Файдасы да булган көтү­нең. Урман-кырларны чистарту вазыйфасын да башкарган. Ул чакларда болыннар тап-такыр, тыкрык буйларында, ындыр артларында чүп үсеп утырмый торган иде. Барысын да мал-туар ризык итеп бетерә. Хәзер үзең чистартып тормасаң, шундук чүп үләне күмеп китә. Ә урманга аяк та басарлык түгел, чытырман басып бетергән.
Менә шул чакларны искә төшереп, капка төбендә утырам. Авыл матур инде, йортлар төзек. Ләкин бар дөньяны тынлык баскан. Урамнан кеше үткәне дә сирәк кенә. Кем беләндер күрешәсе, аз гына сөйләшеп аласы килә. Ичмасам, күрше дә өйдә юк, Себергә эшкә киткән. Көтү кайтыр алдыннан урам кешеләр белән тулыр кебек тоела. Алар кемнеңдер эскәмиясенә җыелып гәп корып җибә­рерләр… Кай арададыр бала-чага пәйда булыр да уйнаклый-уйнаклый авыл очына чабарлар… Авыл шау-гөр килеп торыр. Тыкрык буеннан: “Майка! Майка!” – дип бозавын чакыра-чакыра саңгырау Сәвия апа килеп чыгар. Бозаулары “Лайка” кушаматлы аларның, эт алырга рөхсәт итмәгәч, уллары Наил шулай кушкан. Ә Сәвия апа чукрак булгач, үзенчә ишетәдер инде, гел “Майка” дип чакыра.

Тын авыл урамы буйлап төрле хатирәләр генә чабыша. Ә көтү кайтмый да кайтмый.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: