+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
29 июль 2023, 18:25

"Җиңү поезды" - күчеп йөрүче музей

Бүген Стәрлетамак тимер юл вокзалына «Җиңү поезды» килде.

"Җиңү поезды" - күчеп йөрүче музей
"Җиңү поезды" - күчеп йөрүче музей
Бу - Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында уникаль күчмә күргәзмә-музей. «Җиңү поезды»н шәһәрнең волонтерлык оешмалары көчле алкышлар белән каршы алды.

Бүген күргәзмәне караган кешеләр арасында шәһәрнең ветераннар оешмалары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм якыннары, шулай ук шәһәр җитәкчелеге бар иде. Музейга барудан алган тәэссоратлары белән уртаклашып, стәрлетамаклылар мондый патриотик чараларны үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады.

Шәһәр Ветераннар советы рәисе Тәлгать Габитов әлеге проектны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

- Күргәзмәдә без Бөек Ватан сугышы барышын карый алдык. «Җиңү поезды» ярдәмендә халык ветераннарыбызның Ватанны ничек саклаганнарын күрә алачак. Кызганычка каршы, ел саен бу вакыйгаларның шаһитлары кими бара, шуңа яшь буын өчен тарихны саклау бик мөһим. Бүген, безнең егетләр Ватанны неонацизмнан саклауны дәвам иткәндә, бу аеруча мөһим, – дип ассызыклады Тәлгать Габитов.

Проектның оештыру комитеты җитәкчесе Сергей Лукша сөйләвенчә, «Җиңү поезды» – дөньяда беренче күчеп йөрүче музей. Русия буйлап сәяхәткә поезд 2020 елның октябрендә Мәскәүдән китә. Безнең илнең йөзләрчә мең кешесе музейга килә алды, ул 4000нән артык оригиналь реквизитлардан һәм 150дән артык фигурадан тора.

"Җиңү поезды" йөзләгән шәһәрдә булды инде. Без Кара диңгездә һәм Тын океанда эшләдек, Транссебер магистрален кичтек. Безнең бурыч - күргәзмәне Русиянең барлык халкына күрсәтү. Зур музейларга һәркем килә алмаганга, без үзебез илебезнең барлык шәһәрләренә барырга тырышабыз", – дип ассызыклады Сергей Лукша.

"Җиңү поезды"нда 10 тематик вагон Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына яки этапларына багышланган. Шушы елдан музей хәрби трибуналлар турында яңа вагон белән тулыландырыла. Нюрнберг, Токио һәм Хабаровск процесслары ярдәмендә бөтен дөнья нацист Германиясе һәм милитарист Япониянең явызлыклары турында белә.
Экспозициядә чын немец һәм япон җинаятьчеләренең прообразлары кулланыла; скульптуралар портрет охшашлыгы белән башкарылган. Экспозиция нацистлар тарафыннан кылынган җинаятьләрне искә төшерергә һәм кешелеккә нацизмның, ә хәзер неонацизмның нинди явызлык китерә алуын күрсәтергә тиеш.

"Җиңү поезды" Стәрлетамакта 30 һәм 31 июльдә булачак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: