+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
23 август 2023, 17:42

«Яшьләр җыены-2023» форумы турында укытучылар ни уйлый?

Баймакта үтүче «Яшьләр җыены-2023» форумы турында укытучы тәэсирләре белән уртаклашты.

«Яшьләр җыены-2023» форумы турында укытучылар ни уйлый?
«Яшьләр җыены-2023» форумы турында укытучылар ни уйлый?

Нурзилә Азнагулова - Баймакта Урал аръягы агросәнәгать колледжының математика һәм информатика укытучысы. Форумда ул директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе сыйфатында катнаша. Бу хакта «Молодежная газета» хәбәр итә.

- Мин студентларым белән килдем. Студсовет эшчәнлегенә яңалыклар кертергә, студентларны волонтерлык эшчәнлегенә ныграк җәлеп итәргә, эшемдә яңа инструментлар кулланырга планлаштырам. Биредә үз белемнәремне камилләштерә алырмын дип өметләнәм.

Мин студент елларыннан бирле иҗтимагый тормышның үзәгендә булдым. Уңышка ирешү өчен инициативалы булырга, белемгә омтылырга, үсеш алырга кирәк. Нәкъ менә шушы очракта яшьләргә эш эзләргә туры килмәячәк, эш аларны үзе табачак, - ди Нурзилә.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: