Игезәк кызлар Эвелина һәм Элина Камильяновалар велоспорт секциясендә оештырылган көненнән башлап шөгыльләнә. Алар тренерлары — Башкортстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Ранис Баянов җитәкчелегендә нинди генә ярышларда катнашмады! Елдан-ел югарырык күрсәткечләргә ирешә яшь спортчылар. 2020 елда алар республика ярышларында призлы урыннар яуласалар, 2021 елда пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Шул ук елны Омск шәһәрендә Русия беренчелегенә узган ярышларда өченче урын алдылар. Ә Русия спартакиадасында, Санкт-Петербург спортчыларыннан гына калышып, Эвелина команда белән көмеш медаль яулады. Күптән түгел Уфада велосипед спорты буенча Русия беренчелегендә ул өченче урын алып, спорт мастерлыгына кандидат исеменә нормативларны үтәде.
2022 елдан игезәкләр Уфаның Олимпия әзерлеге үзәгендә шөгыльләнә.
Фото: Камильяновларның гаилә альбомыннан