+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
27 сентябрь 2023, 11:51

Халыкка уңайлы булачак

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының беренчел звеноны модернизацияләү төбәк программасы ярдәмендә Благовар районының Западный, Домбровка һәм Топоринка авылларында фельдшер-акушерлык пунктларының модуль конструкцияләре урнаштырыла.

Халыкка уңайлы булачак
Халыкка уңайлы булачак

Биналарны җыю тәмамлану стадиясендә. Чиратта – тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштыру. Бер үк вакытта коммуникацияләргә тоташтыру, биналар эчендә суүткәргеч челтәре һәм канализация системасы үткәрү алып барыла. Атна саен әлеге ФАПларга медицина җиһазлары китерелә. Благовар районы хакимияте территорияләрне төзекләндерү һәм керү юлларын салу буенча эшләр үткәрүне планлаштыра.

- Тиздән модульле ФАПлар барлыкка килүенә без бик шат. Заманча технологияләр ярдәмендә медиклар санлы мәгълүмат тапшыру системасын куллана алачак, ә пациентларга төбәкнең әйдәп баручы клиникалары белгечләренең телемедицина консультацияләре биреләчәк.

Табибка беренчел мөрәҗәгать итү мөмкинлегеннән тыш, халык өчен профилактик вакцинация, диспансерлаштыру һәм медицина тикшеренүләре дә мөһим роль уйный, аларны хәзер яшәү урынында узарга мөмкин булачак, - дип билгеләп үтте Языково үзәк район дәваханәсенең баш табибы Алмаз Заһидуллин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: