+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
27 сентябрь 2023, 14:32

Моңлы итеп җырлый иде...

Хатирәләргә бирелеп, бик озак яр буенда басып тордым. Күңелемне ниндидер моңсулык, юксыну тойгысы биләп алды. Тирә-ягыма багам: әйе, элекке матурлыктан бернәрсә дә калмаган икән шул. Ә бит заманында бу урында ямь-яшел чирәмлек иде. Мәңге гашыйк таллар, елгага иелеп, назлап кына аңа серен сөйләп тора сыман. Кызлар белән гөр килеп күңел ача идек биредә...

Моңлы итеп җырлый иде...
Моңлы итеп җырлый иде...
Исерек хатын-кыз тавышын ишетеп, дертләп куйдым. Миннән бер-ике адым гына читтәрәк салкын, тонык карашлы, бөтен бите күгәреп беткән 50 яшьләр чамасындагы хатын чайкалып тора. Ә янәшәсендә, оялудан күзләрен читкә борып, нәни кыз елый. “Әни, кайтыйк инде! Бераз йоклап алырсың”, – дип ялвара ул. Ә тегесе кулын гына селти. Хатынны таныгач, йөрәгем чәнчеп куйды. Ул безнең мәктәпкә йөреп укыган күрше авыл кызы Вәсилә иде.
Язмыш Вәсиләне иркәләмәде. Ул әнисенең төпчек энесе йортында үсте. Әти-әнисенең кайда икәнлеген без белми идек. Үзенең бу хакта бер генә тапкыр да сүз кат­каны булмады. Бик тырыш һәм сәләтле булса да, өйгә эшләрне эшләми килә иде. Көнозынына абыйсының балаларын карап, бик арыгандыр, күрәсең. Дус кызлары белән рәхәтләнеп уйныйсы, чана шуасы килгән чаклары да булгандыр. Кызлар, Вәсиләне уйнарга чыгармыйлар, дип, бик жәлләп сөйли иде. Кайчак ишегалдына галош сөйрәп чыккан җиреннән генә ахирәтләре янына йөгереп килә дә чана шуа, аннары, өйдәгеләрнең тиргәвеннән куркып, тизрәк кайтып китә торган булган.
Күңелнең иң нечкә кылларын тибрә­тер­лек итеп, бик матур җырлый иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, укытучылар киңәшен тотып, мәдәни-мәгърифәтчелек училищесына укырга китте.
Еллар узды. Берчак аны район үзәгендә очратып, сөйләшеп тордым. Үзенең коллективын үзешчән сәнгать бәйгесенә алып килгән иде ул. Бәхетле икәнлеге күренеп тора, тормышыннан бик канәгать булып, улы, гармунчы ире, күптән түгел генә өр-яңа кирпеч йортка күчүләре турында сөйләде. Сокланып карап тордым үзенә. Бигрәк тә сылу, килмәгән җире юк, чәч толымнарын килешле итеп үреп куйган. Ул чакта аның тормышы челпәрәмә килер дә, шушы хәлгә калыр дип кем уйлаган?!
Вәсилә белән Фәнилнең гаилә тормышы бик матур башланып китә. Һәр нәрсәгә сөенеп яши алар. Ял көннәрендә дуслары белән бергәләп рәхәтләнеп күңел ача торган булалар. Фәнил гармун моңы белән әсир итсә, Вәсилә моңлы тавышы белән сокландыра.
Бәла бу гаиләгә сиздермичә генә килеп керә. Авылда шулай бит ул: бөтен нәрсә үзара ярдәмгә корылган. Үзең генә бакчаңны сөрдереп, урманнан утынын да алып кайтып булмый. Авылдашлары ни булса да тракторчы Фәнилгә килә. Балачактан ук ярдәмчел, эш сөючән булгангамы, берсенең дә гозерен кире какмый ул. Әмма иң аянычы шул – яхшылыгы өчен рәхмәт йөзеннән кешеләр аңа мәгәрич куя. Башта Фәнил бераз төшереп, аннары кызмача, тора-бара лаякыл исереп кайта башлый. Кичләрен Вәсилә клубта эшли (ул мөдир була), шуңа да соңлап кайта. Фәнис исә, юньле юлда йөрмисең син, миңа хыянәт итәсең, дип битәрли, чамасыз көнли башлый. Шул сәбәпле кычкырыш-талаш китә...
Әнә шулай Фәнил үз бәхетенә үзе аяк чала, сәламәтлеген бетерә. Инфаркт ки­чергәч тә акылга утырмый, эчүен дә­вам итә. Ә инде улын армиягә озаткач, айнымый эчә. Һәм көннәрдән бер көнне башы чатнап уянып киткән Фәнил башкача тора алмый...
Кайгысын онытыр, хәсрәтен басар өчен рюмкада юаныч эзли Вәсилә. Бер ялгыз ир белән танышып, аны йортка кертә. Әмма ул да бу өйгә бәхет алып килми. Хәмер сөременнән башы чыкмый ирнең. Кайчак Вәсилә, кыйналудан куркып, ире кайтуга үзе шешә алып куя һәм аңа күп булмасын дип, үзе дә эчә. Торган саен ешрак үрелә ул шешәгә. Тора-бара шуннан башка яши алмас була. Беренче рюмкадан упкынга нибары бер адым, дип бер дә юкка гына әйтмиләр шул...
Икенче иреннән туган кызлары Ләйсән бик йончу, чирләшкә була. Ә әти-әнисе аның сәламәтлеге өчен бик борчылып бармый. Балачак шатлыгыннан мәхрүм иткән гаилә низаглары кечкенә Ләйсәннең тормышын тоташ газапка әверелдерә.
...Шушы бәхетсез икәүнең үземнән ераклашуын бик озак карап тордым. Моңсу йөзле, сагышлы күзле кызыкай, алда сине нәрсә көтә икән? Арытаба юлыңда таянып, берегеп китәр кешеләр генә очраса иде.

Рәмидә Әүхәдиева,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: