Чарада гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова катнашты. Мондый фестивальләрне үткәрү бик мөһим, чөнки алар казанышларны күрсәтү, үзеңнең сәләтеңне бәяләү, тәҗрибә ураклашу, иҗади кыюлык алу өчен уникаль мөмкинлекләр бирә, дип билгеләде ул.
Район Мәдәният сарае фойесында йорт-интернатларда яшәүчеләр үзләренең күргәзмәләрен тәкъдим итте. Анда сәйләннән чәчәк гөлләмәләре, бәйләнгән уенчыклар, киемнәр, картиналар һәм башка бик күп төрле кул эшләре урын алды. Сәхнәдә алар үзләренең сәләтен күрсәтте: җырлады, биеде, музыка коралларында уйнады, әдәби әсәрләрдән күренешләрне сәхнәләштерде. Тамашачылар да аларны ихлас кабул итте: чыгышларны көчле алкышларга күмде, ә урыны белән кушылып җырладылар да.
Иң сокландырганы һәм куандырганы – тормышта катлаулы хәлдә калсалар да, фестивальдә катнашучылар күңел күтәренкелеген югалтмый, рухи яктан нык булып кала. Үзләренең иҗатлары белән дә алар моны ачык дәлилләде.