+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 ноябрь 2023, 13:49

Ана капиталы күләмен арттырмакчылар...

Берничә тапкырга!

Ана капиталы күләмен арттырмакчылар...
Ана капиталы күләмен арттырмакчылар...

Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Андрей Алехин фикеренчә, күчемсез милек сатып алуга ана капиталы җитми, шуңа күрә аны мондый мөмкинлек булсын өчен арттырырга кирәк. Ул фатир бәясенә якынрак булсын өчен, ана капиталын индексацияләргә тәкъдим итә.

Депутат искәрткәнчә, башта әлеге дәүләт ярдәме чарасы гаиләләрнең торак сатып алуын күздә тоткан. Әмма фатир бәяләре шактый артты. Хәзерге вакытта Омскида бер бүлмәле фатир 4 миллион сумга якын тора, дип мисал китерде парламентарий.

- Бүген бу акча белән фатирга якын да килеп булмый, шуңа күрә, минемчә, ана капиталын арттырырга кирәк, - ди депутат.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: