+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
19 ноябрь 2023, 19:00

Акмулла университетында “Географик диктант”ны 500дән артык кеше язды

Бүген халыкара акциядә катнашучылар ял көненең бер өлешен "Географик диктант"ка багышлады һәм үзләре өчен Русияне яңадан ачты.  

Акмулла университетында “Географик диктант”ны 500дән артык кеше язды
Акмулла университетында “Географик диктант”ны 500дән артык кеше язды

Бүген диктант Җир шарының барлык континентларында язылды, шул исәптән Антарктиданы да кертеп, Җир тирәли орбитада урнашкан Халыкара космик станциясендә дә яздылар.

Исегезгә төшерәбез, беренче Географик диктант 2015 елда Урыс географик җәмгыятенең Попечительләр советы рәисе Владимир Путин башлангычы белән узды, һәм 8 ел эчендә диктантны бөтен дөньяда 3 миллионнан артык кеше язды.

Акмулла университеты традицион рәвештә диктант язуның үзәк мәйданчыкларының берсенә әверелде. Бүгенге акциядә югары уку йортының төрле корпусларында 13 мәйданчыкта 500дән артык студент һәм укытучы катнашты.

Җәмгыятьнең төбәк бүлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтов вуз аудиторияләрендә җыелучыларны сәламләде.

"Гадәттәгечә, Башкортстан Русия төбәкләре арасында диктант мәйданчыклары саны буенча алда бара - алар 1099 һәм 60 меңнән артык катнашучысы. Бу географиягә генә түгел, гомумән, Русиягә, безнең зур һәм бөек илгә карата кызыксыну һәм мәхәббәт турында сөйли. Быел сораулар гади түгел, диктант үз белемнәреңне тикшерергә мөмкинлек бирә, үзлегеңнән белем алу белән шөгыльләнергә, географиядә һәм катнаш фәннәрдә үз багажыңны тулыландырырга, әдәбият укырга, мәсәлән, безнең җәмгыятьнең мактаулы рәисе Камил Җиһаншин китапларын укырга кирәклеген аңлау мөмкинлеге бирә. Барыгызга да уңышлар телим! Монда оттыручылар юк, әйдәгез, ял көннәрен файда белән уздырыйк!"

Фото: БДПУның матбугат хезмәте.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: