+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
15 декабрь 2023, 16:00

Илебез башкаласында Уфа ипподромы көне үтте

Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында елкычылык традицияләре үзәгендә Уфаның «Акбузат» ипподромына багышланган тармак очрашуы узды.  

Илебез башкаласында Уфа ипподромы көне үтте
Илебез башкаласында Уфа ипподромы көне үтте

Чарада Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм токымчылык эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов катнашты. Аның сүзләренчә, Уфаның «Акбузат» ипподромы Русиянең әйдәп баручы ипподромнарының берсе булып тора.

Шулай ук сәламләү сүзе белән Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов чыгыш ясады. Ул җыелучыларга төбәктә елкычылыкны үстерү перспективаларын тәкъдим итте.

Башкортстанда хуҗалыкларның барлык категорияләрендә бу ел башына 123 мең баштан артык ат асралган, бу күрсәткеч буенча республика күп еллар дәвамында илдә алдынгы позициядә, шулай ук кымыз җитештерү буенча беренче урында тора, дип хәбәр итте Фәрит Вәлитов. Ул билгеләп үткәнчә, республика кымызчылары ел саен 3,5 мең тоннадан артык кымыз җитештерә, ә агротуризм өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру һәм җитештерүчеләрнең төрле чараларда катнашуы нәтиҗәсендә шифалы эчемлек республикадан читтә таныла баручы брендка әверелә.

Министр урынбасары, шулай ук, төбәктәге токымлы елкычылыкның торышы турында сөйләде.
- Бүген Башкортстанда токымлы атлар үрчетү белән 8 оешма шөгыльләнә, аларда башкорт һәм урыс токымлы атлар үрчетү буенча 9 таныклык бар, - дип ассызыклады ул.

Шулай ук, чыгышта сүз спорт елкычылыгын үстерү турында барды, министр урынбасары яшьләр арасында ат спортын популярлаштыру максатыннан үткәрелүче «Терра Башкирия» ат спорты ярышлары, «Ирәндек» музей-тыюлыгы территориясендә «Башкорт аты» үзәген булдыру турында сөйләде.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/22545/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: