+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
22 декабрь 2023, 17:00

Радий Хәбиров эш сәфәре белән Туймазыда

Бүген Туймазы районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиядә беренче мебель кластеры предприятиеләрендә булды.

Радий Хәбиров эш сәфәре белән Туймазыда
Радий Хәбиров эш сәфәре белән Туймазыда

Исегезгә төшерәбез, аны 2022 елда Туймазы «Корона» фабрикасы базасында төзегәннәр иде. Кластер йомшак җиһазлар, фурнитуралар һәм аны ясау өчен комплектлаучылар җитештерүчеләрне берләштерә.

Кластерда катнашучыларның берсе - Туймазыда урнашкан һәм ватаныбыз чималыннан йорт һәм офис өчен корпуслы җиһазлар җитештерүгә махсуслашкан «Велес» компаниясе. Радий Хәбиров предприятие мәйданчыгын карады һәм производствоны үстерү проектлары белән танышты.
Компания директоры Руслан Сәлахов җитештерелгән продукция исемлегенә йокы гарнитурлары, кунак бүлмәләре, прихожаялар, шкафлар, өстәлләр, тумбалар һәм башка җиһазлар керүен сөйләде. 2001 елда нигез салынганнан бирле "Велес" зур җитештерү күләмнәренә ирешә һәм федераль базарга чыга. Моннан тыш, продукцияне Казахстан заказчыларына җибәрәләр.

2023 елда республика сәнәгатен үстерү фонды ярдәме белән предприятиедә 1,5 мең квадрат метр мәйданлы склад бинасы төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыруга керештеләр. Җиһазларның бәясен исәпкә алып, кертемнәрнең гомум күләме 100 миллион сум. 2023 елның декабренә - проект гамәлгә ашыруның соңгы стадиясендә.
Башкортстан Башлыгы җиһазлар җитештерү цехын карады һәм «Велес» фирма салон-кибетендә булды, анда җитештерелгән продукция ассортиментының күп өлеше тәкъдим ителде.

Төбәк җитәкчесе җитештерелгән әйберләрнең җитештерү дәрәҗәсен һәм көндәшлеккә сәләтлелеген югары бәяләде.

- Заманча предприятие, яңа җиһазлар, яшь коллективның энтузиазмы һәм, әлбәттә, сыйфатлы продукция. Әлеге компонентлар ярдәмендә "Велес" бүген яңа базарларны актив яулый, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Шунысы мөһим, шул ук вакытта безнең җиһазчылар бер урында тормый, ә үсештә.

Туймазыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай ук «Апогей» фабрикасында булды. Ул 1999 елдан бирле эшли һәм диваннар, кроватьлар, креслолар җитештерә.


Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: