+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
19 гыйнвар , 11:32

Ике нәни һәлак булган...

Тагын берсен әнисе коткарып өлгергән.

Фаҗига бүген төнлә Мишкә районының Лепешкино авылында булган.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, янгын төнге сәгать 2ләр тирәсендә Үзәк урамдагы торак йортта чыккан.

Ут чыккан вакытта йортта өч баласы белән әниләре була. Тавыштан уянып, хатын 7 айлык баланы тотып, урамга чыгып йөгерә. Бу вакытта йортта инде көчле төтен була һәм аны ялкын ялмап ала. Йортта тагын ике бала, 3 һәм 4 яшьлек кызлар кала.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, борыстан салынган йорт тулысынча ут белән капланган була. Утны сүндерү өчен 3 янгын сүндерү стволы бирелгән.

Янгын сүндерү барышында үлгән балалар табылган.

Хәзерге вакытта урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Идрисов чыкты, шулай ук баш идарәнең оператив төркеме, шул исәптән сынау янгын лабораториясе эксперты һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчеләре җибәрелде. Хатын-кыз белән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологы эшли.

Янгынның сәбәбе билгеләнә. Урында тикшерү-оператив төркем һәм тикшерүчеләр эшли.

Фото: МЧС по РБ

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: